«Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзалары мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар линия оештыра

2024 елның 28 мае, сишәмбе, 13:23

Чәршәмбе, 29 майда, сәгать унда республикада мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфлар), урта махсус һәм югары уку йортларына кабул итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясе эшләячәк. 

Татарстанлыларның сорауларына Дәүләт Советы депутатлары, «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә җавап бирәчәк.

Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(960) 049-68-14 (WhatsApp сораулары өчен).

Шалтыратулар һәм хәбәрләр 10нан 14 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International