Владимир Васильев милли-мәдәни берләшмә вәкилләренә: "Без күпмилләтле Россиябездә тынычлыкны тәэмин итеп уртак эш эшлибез»

2024 елның 31 мае, җомга, 19:22

Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе, Россия халыклары ассамблеясе рәисе Владимир Васильевның Татарстан халыклары ассамблеясе милли-мәдәни берләшмәләре лидерлары белән очрашуында милли һәм миграция сәясәтен гамәлгә ашыру, мәдәниятне һәм традицияләрне, республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашуда Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Очрашу кысаларында Владимир Васильев Татарстан халыклары Ассамблеясе составына керүче милли-мәдәни берләшмәләрнең эше, күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге белән танышты.

Хәзерге вакытта Ассамблея составына 39 милләт вәкилләре мәнфәгатьләрен яклаучы 265 милли-мәдәни оешма керә. Республика шәһәрләрендә һәм районнарында 9 Халыклар дуслыгы йорты һәм 4 Халыклар дуслыгы үзәге уңышлы эшли, алар Татарстан халыклары Ассамблеясының ресурс үзәкләре, 2 филиалы һәм 38 вәкиллеге булып тора. Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 25 бүлегендә Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен өйрәтү оештырылган, зур методик эш алып барыла. Бүген мәктәптә 500дән артык кеше белем ала.

"Федераль дәрәҗәдә милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр темасына кызыксыну сизелерлек артты, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, очрашуны ачып, – ил төрле милләт вәкилләрен үзара якынайтуның яңа алымнарын һәм ысулларын эзли. Бергәләп без җәмгыятьтә милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау һәм ныгыту, туган телләрне, традицияләрне һәм мәдәниятне өйрәнү буенча төп бурычны хәл итәбез. Безнең республикада Татарстан халыкларының бер зур күпмилләтле гаиләсе бар, һәм ул безгә бик кадерле».

Владимир Васильев Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Татарстан халыклары дуслыгы йорты, күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшен югары бәяләде, 175 милләт вәкилләре яши торган республикада алып барылган бу эшнең бәяләп бетергесез булуын әйтте.

"Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар тарафыннан күп эш башкарылган, – дип билгеләп үтте Владимир Васильев, – сез бер максат белән берләшеп милләтара аралашу культурасын алга алып барасыз. Республика инде күп еллар дәвамында төп максатка – икътисад үсеше һәм яхшы күршелек атмосферасы тудыру хисабына кешеләрнең мул, тыныч  тормышта яшәвенә ирешеп килә. Сезнең тәҗрибәгез безгә бик кызыклы. Без күпмилләтле зур Россиябездә тынычлыкны тәэмин итеп уртак эш эшлибез".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International