Фәрит Мөхәммәтшин: "Авыл яшьләренә ярдәм итү буенча инициативалар күп, әмма алга таба реаль чаралар кирәк»

2024 елның 3 июне, дүшәмбе, 14:41

3 – 4 июнь көннәрендә Самара өлкәсендә Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте Закон чыгару органнары ассоциациясенең 72 нче утырышы уза, аның эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша. Гадәттәгечә, Идел буе закон чыгаручыларының чираттагы очрашулар сериясен яшь парламентарийлар ачты. Бүген Самарада узган Идел буе федераль округы төбәкләре закон чыгару җыеннары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында авыл җирлегендә эшләүче яшь белгечләргә ярдәм чараларын камилләштерү, шулай ук инновацион эшчәнлекне үстерү һәм илнең технологик суверенитетын тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде.

Ассоциация утырышында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Идел буе Закон чыгаручылар ассоциациясе координаторы, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Собраниесе рәисе Евгений Люлин, Идел буе федераль округы субъектлары парламентлары башлыклары катнашты.

Утырышта төп мәсьәлә авылда эшләүче яшь белгечләргә ярдәм итү турында иде. Фәрит Мөхәммәтшин бер ел элек Пермьдә шундый ук утырышта әлеге юнәлешнең мөһимлеге турында сөйләде. Нәкъ менә ул әлеге мәсьәләне округ дәрәҗәсендә карау инициативасын кертеп, яшь коллегаларыннан авыл яшьләренә ничек ярдәм итү, югары яисә урта махсус уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрне туган авылларына кайтару өчен нинди  шартлар тудыру кирәклеген җентекләп анализлауны сораган иде. 

"Идел буе федераль округының Яшьләр парламентлары бу эшкә актив кушылды, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда, – инициативалар күп, әмма алга таба реаль гамәлләр кирәк. Инициативаларның бер өлеше федераль дәрәҗәдә каралырга тиеш".

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген, кызганычка каршы, авыл халкы саны кими, авыл «картая». Әмма монда иң кирәкле кадрлар эшли, моннан тыш, нәкъ менә авылда бу территорияләрдә яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары яхшырак саклана.

Татарстанда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, агробизнеска ярдәм итү мәсьәләләре традицион зона киңәшмәләре кысаларында актив тикшерелә. "Соңгы вакытта авыл халкына һәм авыл яшьләренә ярдәм итү, авылда, шул исәптән федераль дәрәҗәдә дә, уңайлы яшәү шартлары булдыру буенча шактый күп карарлар кабул ителде, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – әмма гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында барысы да белми. Аларны тормышка ашыру өчен булган мөмкинлекләрне кулланырга кирәк. Бүген каралган өстәмә ярдәм чаралары Идел буе федераль округы төбәкләре закон чыгаручылары тарафыннан хупланды, республикада без аларны үзебездә дә тикшерәчәкбез».     

Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Олег Машковцев авыл җирлегендә яшәүче яшьләргә дәүләт ярдәме мәсьәләләрен хәл иткәндә ведомствоара хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәклеген ассызыклады. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары әйтүенчә, чараларны җентекләп анализларга һәм аларның нәтиҗәлелеген бәяләргә кирәк.

Хәзерге вакытта авыл җирлегендә квалификацияле белгечләргә кытлык, бигрәк тә бу агросәнәгать комплексына һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе өлкәсенә кагыла. Тракторчылар һәм механизаторлар җитми. Шуңа бәйле рәвештә Идел буе  Яшьләр парламентлары ассоциациясе әгъзалары Россия авыл хуҗалыгы министрына үзйөрешле машиналар белән идарә итү һәм тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен  имтиханга керү яшен киметү буенча федераль законнарга үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә ниятлиләр.  

Яшь парламентарийлар инновацион эшчәнлеккә ярдәм итүнең өстәмә чараларын аерым тикшерделәр. Яшьләр парламентлары әгъзаларының тәкъдимнәре арасында яшь галимнәргә ярдәм итү, студентлар стартапларын үстерү, яшь галимнәрнең торак мәсьәләләрен эш урыныннан бирелгән  яисә наемга алынган социаль  торак аша хәл итү, интеллектуаль хокуклар залогына кредитлар бирү һ. б.  бар.

Яшьләр парламентларының эшен камилләштерүгә килгәндә, бүген ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина яшь парламентарийларның эш нәтиҗәлелеге критерийларын кертергә тәкъдим итте. Хәзерге вакытта мондый критерийлар безнең республикада, шулай ук Пермь краенда һәм Түбән Новгород өлкәсендә эшләнгән, әмма Идел буе федераль округы төбәкләренең күпчелегендә юк, дип белдерде Нина Шимина. Нәтиҗәлелек күрсәткечләре арасында закон чыгару эшчәнлеге, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү һ. б. керә.

Көннең икенче яртысында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Самара өлкәсе активына, Идел буе төбәкләре закон җыеннары рәисләренә Самара өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Вячеслав Федорищевны тәкъдим итте. Исегезгә төшерәбез, элегрәк Дмитрий Азаров төбәк башлыгы вазыйфасыннан китүе турында белдергән иде. 31 майда Россия Президенты Указы белән Самара өлкәсе губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп Вячеслав Федорищев билгеләнә.

Бүген исә ассоциация эше кысаларында Идел буе закон чыгаручылары берничә җитештерү мәйданчыгында булдылар һәм Самара өлкәсе предприятиеләрендә инновацион проектларның ничек гамәлгә ашырылуы белән таныштылар.

Аерым алганда, Идел буе федераль округы Закон чыгару җыеннары җитәкчеләре «Преображенка» индустриаль паркында булдылар, анда Самара дәүләт медицина университетының серияле җитештерү үзәге базасында медицина эшләнмәләре җитештерүне карадылар. 9 мең кв. метрдан артык җитештерү мәйданнарында санлы программа белән идарә ителүче заманча җиһазлар монтажланган, басма платалар җыю оештырылган, инструменталь участок, 3D-басу цехы эшли. Үзәк исәбендә «идеядән кулланучыга кадәр» инновацион медицина эшләнмәләре чыгару буенча 220 гамәлгә ашырылган техник проект бар, алар арасында – Россиянең беренче хирургик навигация системасы, реабилитация өчен аппарат-программа комплекслары, эндопротезлар. Барлык әйберләр югары уку йортында сынала,  ә аннары өлкә, ил һәм якын чит ил медицина учреждениеләренә җибәрелә.

Идел буе федераль округы Закон чыгару җыеннары җитәкчеләре шулай ук Куйбышев тимер юлының «Инновацияләр трансферы» инновацион мәйданчыгында булдылар.  Бүген Россия тимер юллары системасында гамәлгә ашырыла торган инновацион проектлар арасында - «цифрлы сигнал бирүче» - тимер юлларны ремонтлау белән шөгыльләнүче хезмәткәрләргә хәрәкәт итүче составның якынлашуы турында автомат рәвештә хәбәр итү өчен билгеләнгән проект, тимер-бетон һәм металл конструкцияләрнең җитешсезлекләрен һәм зарарлануларын тану программа-аппарат комплексы, габаритларны мобиль үлчәүче һәм башкалар.

Идел буе федераль округы төбәкләре территориясендә инновацион эшчәнлеккә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышу иртәгә Самара өлкәсе Хөкүмәте бинасында узачак Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясенең пленар утырышында дәвам итәчәк. Моннан тыш, Идел буе закон чыгаручылары җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл иткәндә хакимият органнарының халык һәм гражданлык җәмгыяте институтлары белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләрен караячак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International