Идел буе закон чыгаручыларының игътибар үзәгендә – гражданнарның җирле мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуы һәм инновацияләргә дәүләт ярдәме мәсьәләләре

2024 елның 4 июне, сишәмбе, 12:00

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Самарада узган Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте Закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар Идел буе төбәкләре территориясендә инновацион эшчәнлеккә ярдәм итү чаралары, шулай ук җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл иткәндә хакимият органнарының халык һәм гражданлык җәмгыяте институтлары белән үзара хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Буренков билгеләп үткәнчә, гражданнарны җирле мәсьәләләрне хәл итүгә җәлеп итү зур әһәмияткә ия. Бүген Идел буе төбәкләрендә мондый эшнең төрле механизмнары булдырылган һәм эшли. Сүз территориаль җирле үзидарә , инициативалы бюджетлаштыру, халыкның уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруда һәм авыл территорияләрен төзекләндерүдә катнашуы, гражданнарның үзара салым салуы, дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, туры эфирлар, җәмәгать тыңлаулары үткәрү, халык белән аралашуны оештыру һ. б. турында бара. Әлеге проектларда катнашучылар даирәсе елдан ел  саен киңәйә, гражданнарның дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына ышанычы арта. Шулай да, Игорь Буренков әйтүенчә, җирле үзидарә органнарының «гражданнарның ышаныч дәрәҗәсен һәм социаль иминлеген арттыру өчен җитди резервлары бар».

Бүген Татарстан гражданнар белән эшне оештыруның күрсәткечләре буенча күп тапкырлар лидер төбәкләр арасында аталды. Игорь Буренков үзара салым программасына аерым тукталды. «Узган ел гына да Татарстанда үзара салым кысаларында 350 млн сумнан артык акча җыелган, моңа өстәп  республика бюджетыннан 1,3 млрд сумнан артык акча финанслашу тәртибендә бүлеп бирелгән» ,  –  дип ассызыклады Игорь Буренков.

Гражданнарның үзара салым институты республикада 2013 елдан гамәлгә ашырыла. Гражданнар җыйган һәр сумга республика бюджетыннан өстәмә акча бүлеп бирелә. 10 ел эчендә татарстанлылар үз территорияләрен үстерүгә 2,3 млрд сумнан артык акча керткән. Гражданнардан җыелган акчаларга өстәп  республика бюджетыннан 9,3 млрд сумлык  өстәмә финанслар бирелгән. Үзара салым акчасына юллар, торак пунктлар эчендә күперләр төзелә һәм ремонтлана, авыл торак пунктларын су белән тәэмин итү һәм яктырту буенча эшләр башкарыла, территорияләр, сулыклар һәм чишмәләр төзекләндерелә. Бу инициативалар аша территорияләрдә яшәүчеләр җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашалар.

Идел буе закон чыгаручылары инновацион эшчәнлеккә ярдәм итү мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Игорь Буренков, Россия Президенты Указында билгеләнгән илкүләм  максатларның берсе  технологик лидерлык икәненә басым ясады. Идел буе федераль округы техник инновацияләр кертүче оешмалар һәм предприятиеләр саны буенча илдә беренче урында тора.  

Татарстанда инновацион эшчәнлеккә дәүләт ярдәме мәсьәләләре күп очракта салым ташламалары һәм преференцияләр бирү аша закон дәрәҗәсендә җайга салынган. Аерым алганда, инновацион проектларны гамәлгә ашыручы технопарклар өчен милеккә салым буенча түбәнәйтелгән ставка гамәлдә. Моннан тыш, ташламалар табышка салым һәм транспорт салымы буенча каралган. Татарстанда шулай ук инновацион производстволар өчен дәүләт ярдәме программалары эшли. Хәзерге вакытта республикада 770тән артык оешма инновацион эшчәнлек алып бара. Аларга ярдәм итү өчен инфраструктура булдырылган. «Иннополис» махсус икътисади зонасы эшли.

«Ассоциациянең чираттагы утырышы көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр бик актуаль,  – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда, – халыкны җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә җәлеп итү һәм инновацияләргә ярдәм итү буенча эшнең яңа формалары турында фикер алыштык. Татарстан тәҗрибәсе кирәк. Республиканың гражданнар белән хезмәттәшлек тәҗрибәсен уңай бәяләделәр. Әлеге юнәлешләрдән тыш, без сайлаучылар белән очрашулар үткәрәбез, наказларны гамәлгә ашырабыз. Бу эшне системалаштырырга һәм контрольне көчәйтергә кирәк. Бүген коллегалар күтәргән кайбер мәсьәләләргә Татарстанда да игътибар сорала. Минемчә, субъектларда булган һәр тәҗрибәне үз республикаңнан алырга мөмкин».

Утырыш эшендә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Буренков, Самара өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Вячеслав Федорищев, Ассоциация координаторы, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе Евгений Люлин, Идел буе федераль округы субъектларыннан парламентлар башлыклары, округның закон җыеннары каршындагы Яшьләр парламентлары җитәкчеләре катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International