Дәүләт Советы депутатлары элекке елларда республика парламенты җитәкчеләре булган шәхесләрне хөрмәт белән искә алдылар

2024 елның 5 июне, чәршәмбе, 13:32

Бүген Казанда Арча зиратында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, депутатлар Леонид Якунин, Камил Нугаев, Александр Чубаров, Людмила Рыбакова, Светлана Вострикова һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре элекке елларда ТАССР Верховный Советы һәм ТР Дәүләт Советы җитәкчеләре булган кешеләрне хөрмәт белән искә алдылар.

Парламентарийлар төрле елларда республика парламентына җитәкчелек иткән Гали Динмөхәммәтов, Әнвәр Баһаутдинов һәм Василий Лихачев каберләренә чәчәкләр салдылар.

Республика парламенты депутатларын озатып йөргәндә, Казан шәһәренең ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсе башлыгы Марат Ишкин аларга Татарстан үсешенә зур өлеш керткән танылган сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләрнең җирләү урыннарын инвентаризацияләү, зиратларны төзекләндерү һәм каберләрне карап тоту буенча масштаблы эш турында сөйләде.

Республика парламенты Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов җирләү урыннарының төзек булуына һәм каберләрдә мәгълүмат такталары барлыкка килүенә игътибар итте. "Бу чыннан да безнең җитәкчеләр һәм депутатларның элек билгесез дип саналган җирләү урыннарын ачыклау буенча зур эше турында сөйли, – диде ул. –  Кешеләр республика тарихындагы лаеклы шәхесләрне хәтерлиләр һәм хөрмәт итәләр икән, бу бик яхшы".

Казанның Арча зиратында Татарстанның социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән күп кенә танылган шәхесләр җирләнгән. Алар арасында  – 1937-38 елларда  Татарстан Үзәк Башкарма комиты Рәисе, 1938-1951 елларда ТАССР Верховный Советы Президиумы рәисе Динмөхәммәтов Гали Афзалетдин улы, 1983-1986 елларда ТАССР Верховный Советы Президиумы рәисе Әнвәр Бәдретдин улы Баһаутдинов, 1995-1998 елларда ТР Дәүләт Советы Рәисе Василий Николаевич Лихачев, төрле чакырылыш республика парламенты депутатлары, башка танылган кешеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International