КПРФ фракциясе алтынчы чакырылыш Дәүләт Советында башкарган эшенә йомгак ясаячак

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе, 10:12

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар Дәүләт Советының илле дүртенче утырышының көн тәртибен һәм депутатлар берләшмәсенең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләрен тикшерделәр.

Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан парламентның илле дүртенче утырышының көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне фракция әгъзалары хупларга карар кылды.

2019 елның сентябреннән 2024 елның маена кадәрге чорда КПРФ фракциясе эшчәнлеге турында йомгаклау мәгълүмат проектын карап чыгып, коммунист-депутатлар аны расладылар һәм фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимовка Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясауны йөкләделәр.

Фракция утырышында шулай ук социаль закон проектлары, аерым алганда, "Сугыш чоры балалары турында" закон проекты өстендә эшләү мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, мәгариф һәм тәрбия өлкәсендәге проблемалар турында түгәрәк өстәл үткәрү планы, шулай ук фракциянең Дәүләт Советы Регламентына тәкъдимнәре турында фикер алыштылар.

.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International