Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе утырышы узды

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе, 10:34

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар халык программасын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, фракция утырышында Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкийның сайлау округындагы эше турында хисап тәкъдим ителде. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең халык программасын һәм Татарстандагы илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында Дәүләт Советы депутаты, фракция җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова сөйләде. «Узган сайлау кампанияләре кысаларында килгән сайлаучылар мөрәҗәгатьләренең үтәлешен, «Бердәм Россия» партиясенең илкүләм проектларын һәм халык программасын тормышка ашыруны контрольдә тоту агымдагы чакырылышта безнең фракция эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булды", – дип басым ясады Римма Ратников.

Халык программасы – партиянең 2021 елда РФ ФС Дәүләт Думасына сайлауларга әзерлек барышында формалаштырылган стратегик документы. Анда ил гражданнарының 2,5 миллионга якын тәкъдиме һәм мөрәҗәгате кергән, шул исәптән республикабызда яшәүчеләрдән  6 мең.

Халык программасы кысаларында кабул ителгән федераль һәм республика законнары нигезендә ана капиталы, бала туганда субсидияләр түләүгә акчалар арттырылды, пенсияләрне, минималь хезмәт хакын, бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын индексацияләү, инвалидларга түләүләр арттырылды, яшь галимнәргә, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга грантлар финанслау каралды.

Римма Ратникова билгеләп үткәнчә, Халык программасы – ул партия документы, партиянең  кешеләр белән эшләү ысулы. Илкүләм  проектлар башкарма хакимият документлары, алар буенча планлаштырылган чараларны финанслау бара.

2019 елдан Татарстан 13 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнаша, аларның составына 3 өстенлекле юнәлеш буенча 50 төбәк проекты керә: «Кеше капиталы», «Яшәү өчен уңайлы мохит», «Икътисади үсеш». 2019 елдан 2023 елга кадәр илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 180,9 млрд сум юнәлтелгән. Татарстанда халык программасы кысаларында йөзләгән социаль объектлар төзелгән, реконструкцияләнгән һәм модернизацияләнгән. Гомумән алганда, федераль финанслау белән республикада җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау, авыл мәктәпләренең спорт залларын ремонтлау, фельдшер-акушерлык пунктлары төзү, амбулаторияләр төзү, авыл җирлегендә урнашкан почта элемтәсе бүлекчәләрен модернизацияләү, авыл мәдәният йортларын төзү һәм ремонтлау һ. б. өлкәләрдә программалар гамәлгә ашырылды.

Бүген фракция утырышында бердәмроссиялеләргә Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкийның Лаеш округындагы эшчәнлеге турында хисап бирелде. Депутат билгеләп үткәнчә, 2019 елның сентябреннән «Бердәм Россия» төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә һәм районнарда 56 тапкыр гражданнарны кабул итү үткәрелгән. "400дән артык граждан төрле сораулар белән кабул ителде, алынган мөрәҗәгатьләрнең 20 проценты буенча аңлатмалар бирелде», – дип билгеләп үтте ул.

Гражданнар еш кына сәламәтлек саклау буенча сораулар белән мөрәҗәгать иткәннәр. Аерым алганда, сайлаучылар ФАПлар төзү кирәклеген күтәрә. Соңгы елларда сайлау округында 36 ФАП төзелде һәм ачылды, әмма ихтыяҗ әле дә кала, дип сөйләде депутат. Мөрәҗәгатьләр шулай ук районнарда тар юнәлешле белгечләр булмау белән бәйле. Моннан тыш, мөрәҗәгатьләр ташламалы исемлектә булмаган кыйммәтле медицина препаратларын сатып алуга финанс ярдәме күрсәтү белән бәйле булган.

Бүген парламентарийлар Дәүләт Советы депутатларының 2024 елның июль – сентябрь айларына Региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү графигын расладылар.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International