Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау көне расланды

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе, 10:44

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау 2024 елның 8 сентябренә билгеләнде. Бу хакта бүген республика парламентының илле дүртенче утырышында билгеле булды. Исегезгә төшерәбез, быел сентябрьдә алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының вәкаләтләре срогы тәмамлана.

Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар турында мәгълүматны Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин тәкъдим итте.

Федераль законнар һәм республика Сайлау кодексы нигезендә, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына сайлауларда тавыш бирү көне булып сентябрьнең икенче якшәмбесе тора, анда әлеге органнарның вәкаләтләре сроклары тәмамлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 75 статьясындагы 15 пункты, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 87 статьясындагы 1 өлеше нигезендә Дәүләт Советы депутатларын сайлау республика парламенты тарафыннан билгеләнә. "Сайлау законнары таләпләренә ярашлы рәвештә, сайлауларны билгеләү турында карар тавыш бирү көненә кадәр 100 көннән дә иртәрәк һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш, – дип белдерде Альберт Хәбибуллин.  – Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, парламент каравына Дәүләт Советы депутатларын сайлауны 2024 елның 8 сентябренә билгеләү турында карар проекты чыгарыла».

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайлауларны билгеләү мәсьәләсе конституцион норма булуын билгеләп үтте. "Әлеге карар рәсми рәвештә басылып чыккан көннән үз көченә керә", – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International