2023 елда Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында закон кабул ителде

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе, 14:19

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проектын фонд директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев билгеләп үткәнчә, фонд бюджеты 2022 ел ахырында кабул ителгән һәм 2023 ел дәвамында төгәлләнгән Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон нигезендә планлаштырылган параметрларда гамәлгә ашырылган.

2023 елда Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында законга ике тапкыр үзгәрешләр кертелгән. Әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә Фонд бюджетының планлы керемнәре 1,6 процентка арткан һәм 71762,7 млн.сум тәшкил иткән, планлы чыгымнар 4 процентка – 73423,7 млн. сум. 

2023 елда Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына 71 677,7 млн.сум кергән. Мәҗбүри медицина иминияте федераль фондыннан субвенция 61 млрд.сум, республика бюджетыннан - 10,1 млрд. сум, Мәҗбүри медицина иминиятенең башка территориаль фондларыннан 950 млн. сум тәшкил иткән.

2023 елда бюджет чыгымнары 72,2 млрд.сум күләмендә үтәлгән.

2023 елда Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының керемнәре һәм чыгымнары узган ел белән чагыштырганда 10,7% һәм 12,5% ка арткан.

Хисап елы йомгаклары буенча Фонд бюджеты 566 млн.сумлык дефицит белән үтәлгән.  Дефицит тулысынча Фонд хисапларындагы калдыклар хисабына ябылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International