Депутатлар округларда

2024 елның 7 июне, җомга, 16:26

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона киңәшмәләре кысаларында фермерлар һәм шәхси хуҗалык җитәкчеләре белән очраштылар, «Татарстан Геройлары балалары» күргәзмәсен ачуда катнаштылар.

7 июньдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев Республиканың коммерциячел  булмаган бакча ширкәтләре җитәкчеләре белән очрашты. Татарстан Бакчачылар берлегендә узган очрашуда бакчачылык һәм яшелчәчелекнең актуаль мәсьәләләре, шулай ук коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренә ярдәм турында фикер алыштылар.

5 июньдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Ленинград блокадасын кичергән, хәзерге көндә Казанда яшәүче кешеләр өчен экскурсия оештырды. Ветераннар Татарстан башкаласының төп истәлекле урыннарын, шул исәптән «Казан Кремле» музей - тыюлыгын, Иске Татар бистәсен һәм шәһәрнең иң эре спорт корылмаларын карадылар. Экскурсиягә шулай ук фашист концлагерьларының элеккеге тоткыннары һәм махсус операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары да кушылды.

3-7 июньдә төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны Аналар һәм балачак мәсьәләләре буенча кабул итү атналыгы узды. Татарстанлыларның сорауларына, шул исәптән, Дәүләт Советы депутатлары Светлана Вострикова һәм Рамил Әхмәтов җавап бирде. Мөрәҗәгатьләрнең иң актуаль темалары медицина ярдәме күрсәтү, медицина-психологик ярдәм үзәген булдыру һәм инвалидлар өчен уңайлы мохит мәсьәләләре булды. Гариза бирүчеләрнең берсе шулай ук күпфатирлы йортларда тротуарлар һәм пандуслар төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бу мәсьәләләр парламентарийлар тарафыннан контрольгә алынды.

3 июньдә Әгерҗе районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Актуаль мәсьәләләрнең бер өлеше пленар утырыш алдыннан үткән түгәрәк өстәлләр форматында каралды. Аерым алганда, авыл эшкуарлыгын үстерү, продукцияне сату һәм территорияләрне комплекслы үстерү темалары күтәрелде. Зона семинары ел саен үткәрелә торган республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. Утырыш эшендә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты.

3 июньдә ТР Милли китапханәсендә «Татарстан Геройлары балалары» фотокүргәзмәсе ачылды. Экспозициядә балаларның әтиләренең кительләрен киеп төшкән илледән артык портреты тәкъдим ителгән. Балаларны һәм ата-аналарны, шулай ук чараны оештыручыларны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова сәламләде.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International