Республика парламентына Россия көне белән котлаулар килә

2024 елның 11 июне, сишәмбе, 22:54

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына Россия көне белән котлау юллаган.

"Гасырлар дәвамында безнең ата-бабаларыбыз Ватанга намус белән хезмәт иткәннәр, үзләренең хезмәттәге казанышлары, хәрби батырлыклары, талантлары белән бөек держава булдырганнар. Һәм без бу какшамас әхлакый ориентирларга, патриотизм традицияләренә, Ватанга эчкерсез мәхәббәткә тиңләшәбез, – диелә котлауда. – Заманнар һәм буыннар бәйләнешен, тамырларыбызга һәм чыганакларыбызга тугрылыгыбызны саклап, без, һичшиксез, куелган максатларга ирешәчәкбез, теләсә нинди сынауларны җиңәчәкбез, дип ышанам".    

Котлау телеграммасын шулай ук Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин да җибәргән.

"Россия язмышы һәм Ватанга тугрылык өчен җаваплылык безнең гражданнарны берләштерә, – диелә телеграммада. – Без илебез, күпмилләтле халкыбыз тарихы белән горурланабыз. Ватанны яклап, икътисадны һәм социаль өлкәне ныгыту өчен эшләп, һәркем Россиянең киләчәктә тагын да көчәюенә, чәчәк атуына үз өлешен кертә".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International