Фәрит Мөхәммәтшин Абхазия Парламенты спикеры Лаша Ашуба белән очрашты

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе, 17:25

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Абхазия Республикасы Парламенты – Халык Җыены спикеры Лаша Ашуба белән очрашты. Очрашуда Россия – Абхазия хезмәттәшлеге кысаларында парламентлар арасындагы элемтәләрне ныгыту турында сөйләштеләр. 

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, ике арадагы сәүдә әйләнешен үстерү мөмкинлекләре бар. “Бу юнәлештә башкарасы эшләр бар. Без сезне зур халыкара вакыйгалар уза торган төбәктә сәламләвебезгә шатбыз. Мондый очрашулар парламентлар арасындагы элемтәләрне ныгытасына ышанам”, – диде ул. Алдагы очрашу 2022 елның июлендә булган иде.

Лаша Ашуба Фәрит Мөхәммәтшинга кунакчыллык һәм Абхазия делегациясенә игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте. Ул шулай ук Абхазиягә сәфәр кылырга чакырды. “Миңа Фәрит Мөхәммәтшин кебек тәҗрибәле җитәкче белән очрашу зур дәрәҗә, – диде ул. – Бүгенге шартларда мондый зур чаралар уздыру аеруча кыйммәтле. Безнең спортчыларның мондый ярышларда катнаша алуы белән горурланабыз”.

БРИКС уеннарында Абхазиядән 62 спортчы катнаша. Алар самбо, дзюдо, җиңел атлетика, теннис, өстәл теннисы, ирекле көрәш, билбаулы көрәш, бокс һәм башка төрләрдә чыгыш ясый.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International