Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының алтынчы чакырылыштагы эшенә нәтиҗә ясадылар

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе, 13:11

Бүген Дәүләт Советында матбугат конференциясе узды, анда алтынчы чакырылыш Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты эшенә йомгак ясалды (2019 елдан 2024 елга кадәр). Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин һәм профильле комитет рәисе урынбасары Александр Чубаров җавап бирде.

Матбугат конференциясен ачып, Шакир Яһудин эшнең үзенчәлеге һәм комитет карамагындагы мәсьәләләр, алтынчы чакырылыш дәвамында эштә булган закон проектлары турында сөйләде.

Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты 2019 елның 20 сентябрендә оештырылган, аның составында тугыз депутат бар. Алтынчы чакырылышта комитет тарафыннан 78 утырыш үткәрелгән, аларда 465 мәсьәлә каралган, шул исәптән 59 Татарстан Республикасы законнарыны  проекты. Комитет һәм комитет әгъзалары тарафыннан Татарстан Республикасының 31 закон проекты һәм 231 Дәүләт Советы карары проекты эшләнгән һәм Дәүләт Советына кертелгән.

Комитет эшенең төп юнәлешләренең берсе дип Шакир Яһудин закон проекты эшенең планын әзерләүне һәм аның үтәлешен контрольдә тотуны атады. Республикада 1 меңнән артык субъектның закон чыгару инициативасы хокукы бар, дип ассызыклады профильле комитет башлыгы.  

Профильле комитет каравында шулай ук җәмәгать судьялары кадрларын сайлап алу һәм килештерү мәсьәләләре дә бар. "Безнең республикада 190 җәмәгать судьясы вазыйфасы бар. ТР Югары Суды Рәисе тәкъдиме буенча комитет әгъзалары утырышларда ул кандидатларны карыйлар, ә Дәүләт Советы соңыннан аларны раслый», – диде комитет рәисе.

Закон проектлары эшендә, Шакир Яһудин билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин инициативасы белән һәр парламент комитеты каршында оештырылган эксперт советлары мөһим роль уйный. "Безнең комитетның эксперт советына башкарма хакимият органнары, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре керә. Алар арасында прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы, Юстиция министрлыгы, юристлар ассоциациясенең Татарстан бүлеге хезмәткәрләре, галимнәр дә бар, – дип басым ясады Шакир Яһудин. – Без алардан парламент утырышында карала торган документлар буенча төпле тәкъдимнәр һәм искәрмәләр алабыз».

Комитет рәисе урынбасары Александр Чубаров административ хокук бозулар турында федераль һәм республика кодексына үзгәрешләр кертү мәсьәләләренә тукталды. "Дәүләт Советы тарафыннан кертелгән берничә инициатива бар, алтынчы чакырылышта алар 19 иде, – дип ачыклык кертте Александр Чубаров. – Аерым алганда, Административ хокук бозулар турында федераль кодекска җир асты байлыкларыннан файдалануга бәйле эшләрне башкаруга проект документациясе таләпләрен бозган өчен җаваплылык кертү турында республика парламентының закон чыгару инициативасы хупланды. Бу эш төрләрен контрольдә тотуның нәтиҗәлелеген шактый арттырды".

Александр Чубаров билгеләп үткәнчә, депутатлар эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе – гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү. Хисап чорында комитет тарафыннан 604 мөрәҗәгать каралган.

Журналистлар, үз чиратында, түләүсез юридик ярдәмне оештыру һәм күрсәтү мәсьәләләрен күтәрделәр, элек Россия Закон чыгаручылар советына һәм Россия парламентының түбән палатасына җибәрелгән закон чыгару инициативаларының нинди стадиядә булуы белән кызыксындылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International