Фәрит Мөхәммәтшин Беларусь Республикасында эш сәфәрендә

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе, 09:00

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш визиты белән Беларусь Республикасына килде. 27-28 июльдә Витебск, Полоцк һәм Новополоцк шәһәрләрендә «Союз дәүләтенең инновацион икътисадын төзүдә төбәкара хезмәттәшлекнең роле» темасына Белорусь һәм Россия төбәкләренең XI форумы узачак. Форум ел саен Россия һәм Белорусь парламентларының югары палаталары эгидасы астында уза.

Бүген форумның тематик секцияләре утырышлары узачак. Фәрит Мөхәммәтшин регионара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча секция эшендә катнашырга планлаштыра.

Иртәгә Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Беларусь Республикасы Милли җыены Республика советы Рәисе Наталья Кочанова Беларусь һәм Россия төбәкләре дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре белән очрашачак. 28 июнь көнне көннең икенче яртысында дәүләт хакимияте органнары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, Беларусь һәм Россия эшлекле даирәләре вәкилләре катнашында форумның пленар утырышы узачак.

Форумның төп бурычлары булып Союз дәүләтенең интеграция процессларын тирәнәйтү, Белорусь һәм Россиянең парламентара, сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләрен ныгыту, эшлекле элемтәләрне киңәйтү, ике яклы хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләрен үстерү тора.

Безнең республикадан форумда шулай ук Татарстан Республикасының Беларусь Республикасындагы сәүдә-икътисадый вәкиле Илһам Кашапов, Казан шәһәре белорусларының «Спадчына» («Мирас») иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Маруденко һәм башка рәсми затлар катнаша.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International