Профильле комитет утырышында музыка сәнгате өлкәсендә укытуны оештыру мәсьәләләре тикшерелде

2024 елның 2 июле, сишәмбе, 14:25

Бүген Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы узды, анда депутатлар әлеге уку йорты базасында фәнни-белем бирү кластерын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар китапханәләр һәм китапханә эше турында республика законы мониторингы нәтиҗәләрен, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү учреждениеләренең беренче сыйныфларына кабул итү турындагы мәгълүматларын карадылар, комитетның язгы сессия чорындагы эше турындагы хисабын расладылар.

Пленар өлеш башланганчы, депутатлар консерватория эшчәнлеге белән таныштылар, уку аудиторияләрен, репетиция залларын карадылар, укытучылар һәм студентлар белән аралаштылар.

«Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең фәнни-белем бирү кластерын үстерү турында консерватория ректоры Вадим Дулат-Алеев сөйләде.

2011 елда республика Министрлар кабинеты карары белән музыка сәнгате өлкәсендә уникаль өч дәрәҗәле белем бирү системасын саклау һәм үстерү, музыка сәнгате өлкәсендә квалификацияле хезмәткәрләр әзерләү, театр-тамаша һәм музыкаль-белем бирү учреждениеләрен югары профессиональ кадрлар белән тәэмин итү максатларында «Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе» федераль дәүләт югары һөнәри белем бирү учреждениесенең фәнни-белем бирү кластеры булдырыла.

Узган ел Казан консерваториясе инициативасы белән ТР Министрлар Кабинеты карары белән кластер составына һәм структурасына үзгәрешләр кертелә. "Хәзерге вакытта кластер составында 90 оешма берләштерелгән,–дип аңлатты Вадим Дулат-Алеев.  Аерым алганда, кластерга өстәмә белем бирү оешмалары балалар музыка мәктәпләре һәм музыка сәнгате өлкәсендә һөнәри программаларны гамәлгә ашыручы балалар сәнгать мәктәпләре кертелгән. Моннан тыш, музыка сәнгате өлкәсендә әйдәп баручы эш бирүчеләр белән үзара бәйләнеш ныгытылган, алар да кластерга кергәннәр.

Кластерның төп оешмасы – Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе. Консерватория 2023-2027 елларга кластерны үстерү программасын эшләгән. Узган ел 70тән артык чара үткәрелгән, шул исәптән фестиваль-концерт, фәнни-методик, аңлатуга һәм мәгарифкә кагылышлы. Казан консерваториясе дистәләгән мастер-класслар һәм ачык лекцияләр үткәрә, методик ярдәм күрсәтелә һәм республиканың музыкаль-белем бирү оешмаларына яңа уку басмалары җибәрелә.

Кластерның челтәр мәйданчыгы булып "Татар музыкасы гасыры –Татарстан әһәңнәре" интернет-порталы тора, анда концерт һәм белем бирү чаралары турында мәгълүмат бастырыла, вебинарлар үткәрелә һәм концертлар трансляцияләнә.

Кластер кысаларындагы үз учреждениеләрнең эшчәнлеге турында Яр Чаллы сәнгать колледжы директоры Татьяна Спирчина һәм Арча балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Сабирова сөйләделәр. Дәүләт Советы депутаты, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов билгеләп үткәнчә, театр консерватория белән кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә һәм эре проектларны гамәлгә ашыруда тыгыз хезмәттәшлек итә.

 Дәүләт Советы депутаты, Казан академия рус Зур драма театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский Казанда заманча музыкаль театр булдыру кирәклеге турында сорау күтәрде. Бу идеяне Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин да хуплады. "Кластер эшкә урнаштыру системасыннан башка тулы булмас иде, – дип билгеләп үтте ул. – Хәзерге вакытта опера һәм балет театрында милли труппа да, яшьләр труппасы юк".

Әлеге мәгълүматны комитет әгъзалары игътибарга алды.   ТР Мәдәният министрлыгына Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе белән берлектә «Татар музыкасы гасыры – Татарстан әһәңнәре» интернет-порталын алга таба үстерү мәсьәләләрен эшләү, Республика балалар музыка мәктәпләре һәм колледжлары ихтыяҗлары өчен төбәк циклының төрле дисциплиналары буенча уку-методик басмалар эшләү планын формалаштыру тәкъдим ителде.

Комитет утырышында китапханәләр һәм китапханә эше турында республика законы мониторингы турында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова хәбәр итте.

Ул, аерым алганда, Татарстанда 1,5 меңнән артык китапханә, шул исәптән 4 республика һәм 1 503 муниципаль китапханә барлыгын, шуларның 1 297се (86%) авыл җирлегендә эшләвен билгеләп үтте. Китапханәләрнең күп өлеше клуб учреждениеләре биналарында урнашкан (95,2%), 72 китапханә аерым торган биналарда урнашкан. Канәгатьләнерлек хәлдә булган китапханәләр өлеше 89,3 % тәшкил итә, авария хәлендәге китапханәләр юк.

2019 елдан 2023 елга кадәр барлыгы 14 китапханә (5 үзәк һәм 9 авыл китапханәсе) яңартылган һәм ачылган.  Модернизацияләүгә федераль бюджеттан китапханәләр 95 млн.сум бүлеп бирелгән, шулардан кечкенә китапханәләргә 5 млн. сум, үзәк китапханәләргә 10 млн. сум. Хәзерге вакытта республика китапханәләрендә 4 меңнән артык хезмәткәр эшли.

"Китапханәдән кулланучыларның хокуклары һәм җаваплылыгы, инвалидлар һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен уңайлы шартлар булдыру законнар белән регламентташтырылган, – дип билгеләп үтте Людмила Рыбакова. – Республика, Россия һәм чит ил документларының төп дәүләт китап саклагычы, мәдәни, мәгърифәтчелек, фәнни, библиографик һәм методик үзәк буларак Татарстан Республикасы Милли китапханәсе эшчәнлегенең хокукый статусы һәм оештыру нигезләре билгеләнгән».

Республикада китапханә эшен үстерүнең өстенлекле бурычларының берсе булып гражданнарның тулы текстлы электрон басмаларга ирекле керүен тәэмин итүче һәм китапханә дәүләт һәм муниципаль фондлары турында мәгълүмат бирүче «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» порталы белән эшләү кала. 2023 елда «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» порталында 487 мең кеше теркәлгән. 2023 елда республика китапханәләренә 21,9 млн кеше килгән, китапханә уздырган чараларга 3,8 млн кеше килгән.

Профильле комитет әгъзалары балаларны гомуми белем бирү оешмаларының беренче сыйныфларына кабул итү мәсьәләләренә аерым тукталдылар. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов билгеләп үткәнчә, киләсе уку елында Татарстан мәктәпләренең ишекләре 53 меңнән артык беренче сыйныф укучысына ачылачак. Гаризалар ике этапта кабул ителә: 1 апрельдән 30 июньгә кадәр (прописка буенча яки ташлама буенча), икенче этап – 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр.

2024 елда, мәктәпләргә 1 245 урынга исәпләнгән өстәмә өч корпус төзүне исәпкә алып, 9835 урынга исәпләнгән 11 мәктәп төзү планлаштырыла.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International