Марат Әхмәтов татар теле буенча олимпиада җиңүчеләрен бүләкләде

2024 елның 2 июле, сишәмбе, 14:59

Казан федераль университетында Төньяк-Көнчыгыш университеты үткәргән туган телләр буенча олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр. Парламент исеменнән җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов котлады.

«Татар телебезгә ихтирамлы, мәрхәмәтле булганыгыз өчен рәхмәт. Сез киләчәк тормышыгызда, гаиләдә, башка урыннарда үзара аралашуда телебезне кулланудан ташламасагыз, телебез исән булыр. Безнең телебез өчен оят түгел, ул бик дәрәҗәле, бик бай тел. Безнең татар теле – дөньядагы иң дәрәҗәле 14 телнең берсе. Ул – дәүләтле халыкның теле. Сез – үз язмышыгызны телебез белән бәйләгән кадерле кешеләребез», – диде Марат Әхмәтов.

Быел олимпиадада 8-11 класс укучылары арасында 46 тел буенча җиңүчеләр билгеләнгән. Татар теле буенча беренче турда Татарстан һәм башка төбәкләрдән 400дән артык бала катнашкан. Аларның 156сы икенче турга үтә. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган киләсе турда алар арасыннан 23 призлы урын билгеләнә. I дәрәҗә дипломнар Гүзәл Ибраһимовага (Арча районы) һәм Марсель Мөхетдиновка (Казан) бирелде.

Туган телләр буенча укучыларның Төньяк-көнчыгыш олимпиадасы 2022 елдан РФ ФС Федерация Советы эгидасы астында үткәрелә. 2022 елда ярышлар сигез тел буенча, 2023 елда 26 тел буенча, быел 46 тел буенча уздырылды, киләсе елга 51 тел буенча уздыру планлаштырыла. Олимпиаданы оештыручылар арасында Казан федераль университеты да бар.

Туган (татар) теле буенча олимпиада КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты базасында үткәрелә. 2023-2024 уку елында татар теле буенча олимпиадада 8-11 сыйныфлардан 400 гә якын укучы катнашкан. Аларның 156сы 2024 елның 2 мартында узган икенче, соңгы турга үткән.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International