Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының игътибар үзәгендә – күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре

2024 елның 2 июле, сишәмбе, 14:51

Бүген Чаллыда Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының күчмә утырышы узды. Парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль хакимият органнары вәкилләре, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары җитәкчеләре, комитет каршындагы Экспертлар советы әгъзалары күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә законнарга үзгәрешләр кертүче закон проектларын карадылар. 

Утырышны ачып, Инфраструктура үсеше һәм торак сәясәте комитеты рәисе Андрей Егоров билгеләп үткәнчә, республикада программаны гамәлгә ашыру вакытында гомуми мәйданы 52 млн кв.м булган 11 меңнән артык күпфатирлы йорт капиталь ремонтланган. 16 ел эчендә бу максатларга 89 млрд сум юнәлтелгән. "Россия төбәкләрендә мондый масштабтагы программалар юк, – дип ассызыклады профильле комитет җитәкчесе. – Халык өчен мөһим булган бу мәсьәлә республика җитәкчелеге өчен өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып кала".

Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын тормышка ашыру турында мәгълүматны Торак-коммуналь хуҗалык фонды генераль директоры Айрат Әбүзәров һәм Дәүләт Советы депутаты, «ВолгоПромСтрой» ҖЧҖ директоры Олег Николаев тәкъдим итте.

Татарстан Республикасының капиталь ремонт региональ программасына 17,6 меңнән артык күпфатирлы йорт кертелгән. Шулардан 16 мең 433 күпфатирлы йортның капиталь ремонт фондын формалаштыру ысулы төбәк операторы счетында билгеләнгән, 6 күпфатирлы йорт – региональ операторның  махсус счетында, 941 күпфатирлы йорт – идарәче оешманың махсус счетында, 221 күпфатирлы йортның капиталь ремонт фондын формалаштыру ысулы 2024 елның 1 сентябренә кадәр билгеләнәчәк. Быел төбәк операторы хисабына капиталь ремонт фондын формалаштыручы 763 күпфатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла. Программаның финанс күләме 8,5 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән ТР бюджеты – 1,4 млрд сум, муниципалитетлар бюджеты – 1,7 млрд сум, гражданнар акчалары – 6 млрд сум.

Бүгенге көндә 759 күпфатирлы йорт  буенча эшләр башкаруга подряд оешмалары билгеләнгән, шул исәптән 89 күпфатирлы йортагы 240 лифтны.

Төзелгән килешүләр буенча сезонлы эш төрләре 15 августка кадәр, лифт җиһазларын алмаштыру буенча эшләр 1 сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш, төзелеш-монтаж эшләрен 1 ноябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

"Капиталь ремонт өлкәсендә норматив-хокукый җайга салуның актуаль проблемаларының берсе булып банкрот дип танылган бурычлылар белән эшләү яисә суд карары белән бурычның бер өлеше дәгъваның вакыты тәмамлану сәбәпле канәгатьләндерелми дип танылуы, – дип билгеләп үтте Торак-коммуналь хуҗалык фонды башлыгы.  – Фонд адресына банкрот дип танылган гражданнарның күп санлы мөрәҗәгатьләре килә, алар банкрот дип танылганчы барлыкка килгән бурычларны исәптән чыгаруны таләп итә. Әмма без аларга бу таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тартырга мәҗбүр, чөнки закон дәрәҗәсендә җайга салынган тәртип, күрсәтелгән бурычны исәптән чыгару өчен чыганаклар юк”.

Айрат Әбүзәров әйтүенчә, төбәк операторына йөкләнгән функцияләрне тулысынча үтәүгә комачаулаучы актуаль проблемаларның берсе – күпфатирлы йортларда бина хуҗалары турында мәгълүмат алу өчен чыганаклар булмау. Төбәк операторлары Росреестрның бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында бина хуҗалары турында шәхси мәгълүматлар алырга хакы булган оешмалар исемлегенә кертелмәгән.

Бина хуҗаларының шәхси мәгълүматлары төбәк операторына капиталь ремонтка взнослар исәпләү һәм бурычлыларга карата дәгъва эшен алып бару өчен кирәк.

Олег Николаев күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауны оештыруда автошәһәрнең уңай тәҗрибәсе турында сөйләде һәм заказчыларның һәм подрядчыларның шәһәр Башкарма комитеты каршындагы Сыйфат контроле идарәсе белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген билгеләп үтте.

Депутатлар Андрей Егоров һәм Дмитрий Анисимов, ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин торак-коммуналь хуҗалык фонды акчаларын куллану мәсьәләләренә, шулай ук капиталь ремонтны планлаштырганда һәм үткәргәндә проблемаларны хәл итүгә комплекслы караш формалаштыру кирәклегенә игътибар юнәлттеләр.

Комитет ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына һәм Дәүләт торак инспекциясенә тәкъдимнәр кабул итте. Аерым алганда, әлеге өлкәдә законнарны камилләштерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр кертергә тәкъдим ителде.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге проблемалар турындагы мәсьәләне караганда, депутатлар аларны туплау урыннарын (мәйданнарын) оештыру буенча «ПЖКХ» ҖК генераль директоры Евгений Чекашев һәм «Гринта» ҖЧҖ генераль директоры Евгения Фәһимова мәгълүматларын тыңладылар.

Үзләренең чыгышларында алар «чүп» реформасын гамәлгә ашыру вакытында тупланган проблемалы мәсьәләләрне күтәрделәр. Шул исәптән, каты көнкүреш калдыкларын туплау өчен җиһазландырылган мәйданчыклар кытлыгы, керү юлларының начар булуы, контейнер мәйданчыкларында контейнерлар җитмәү, контейнер мәйданчыгына якын территориядә җыештыру оештырылмау, чүп мәйданчыкларына шәхси автомобильләрне  кую һәм башкалар.

Контейнерлар мәйданчыгы территориясендә каты көнкүреш калдыкларына карамаган калдыкларны (яфраклар, агач калдыклары), төзелеш калдыкларын (бетон, кирпеч, таяныч конструкцияләр, катнашмалар, лак-буяу эшләнмәләре), автосервис калдыкларын (кулланылган запас частьләр, тәгәрмәчләр, техник сыеклыклар), калдыру, шулай ук читтән чүп-чар китереп ташлаулар актуль проблема булып кала бирә.

Әлеге проблемаларны хәл итү өчен, төбәк операторлары фикеренчә, урыннарда контрольне көчәйтергә һәм законнарны бозган өчен административ җәза чараларын кырысландырырга кирәк.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International