Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзалары хезмәт күрсәтүләрне көчләп таккан өчен штрафлар билгеләргә тәкъдим итә

2024 елның 2 июле, сишәмбе, 10:55

Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында республиканың нотариаль палатасы тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар авария-коткару хезмәтләре турындагы республика законына һәм административ хокук бозулар турындагы ТР Кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар, шулай ук Дәүләт Советына җәмәгать судьялары итеп сайлану өчен республика Югары суды тарафыннан тәкъдим ител торган  кандидатуралар буенча фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Комитет утырышында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы закон нигезләмәләренең республика Нотариаль палатасы тарафыннан ничек гамәлгә ашырылуы турында ведомствоның башкарма директоры Ринат Кәлимуллин сөйләде.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы республика законына ярашлы рәвештә, быелның 1 гыйнварыннан Дәүләт тарафыннан түләүсез юридик ярдәм системасында нотариуслар да катнаша башлады. Нотариуслар ирекле хезмәткәрләргә, хәрбиләргә, шул исәптән мобилизацияләнгәннәргә, көч бүлекчәләре хезмәткәрләренә, махсус хәрби операциядә катнашкан хакимият органнары хезмәткәрләренә, аларның гаилә әгъзаларына, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына консультацияләр үткәрәләр һәм юридик ярдәм күрсәтәләр. Шулай ук нотариуслар хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына күп санлы ташламалар ясыйлар. 2023 ел һәм 2024 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча хокук үзәкләрендә нотариуслар тарафыннан 478 гражданга консультация бирелгән.

Гражданнарның бушлай консультацияләре көн саен Нотариаль палатаның башкарма аппараты хезмәткәрләре тарафыннан телефон аша да, шәхси кабул итүләрдә дә күрсәтелә. Аерым алганда, узган ел шәхси кабул итүләрдә 49 граждан консультация алган.

Нотариуслар гражданнарга нотариаль гамәлләр барышында да консультацияләр бирәләр. 2023 елда һәм быелның беренче кварталында 132 меңнән артык граждан консультация алган.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре 4 июльдә узачак Дәүләт Советы Президиумы утырышында җентекләбрәк тикшереләчәк.

Бүген комитет утырышында шулай ук авария-коткару хезмәтләре һәм формированиеләре турында республика законының 9 һәм 11 статьяларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Документ белән авария-коткару хезмәтләрен һәм формированиеләрен теркәүне гамәлгә ашыручы органнар исемлеге, шулай ук аларны федераль законнарга ярашлы рәвештә матди-техник тәэмин итү мәсьәләләре аныклана.

Комитет утырышында административ хокук бозулар турында ТР Кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты да каралды.  Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров билгеләп үткәнчә, әлеге документ җәмәгать урыннарында хезмәт күрсәтүне контрольдә тоту механизмын гамәлгә ашыру,  товарларны һәм хезмәт күрсәтүләрне көчләп тагу максатларында гражданнарга бәйләнүне бетерү максатларында эшләнгән.

«Еш кына шәһәрнең ачык мәйданчыкларында, үзе теләгән урынны сайлап, курчак костюмындагы затлар белән, хайваннар белән фотога төшү хезмәтләре һәм башка хезмәтләр күрсәтәләр, – дип ассызыклады Александр Чубаров, –   Еш кына мондый хезмәтләр аларны гражданнарга көчләп тагу, шул исәптән тиешле хезмәт күрсәтүләр бәясен алдап әйтү юлы белән күрсәтелә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мондый хезмәтләрне тарихи  урыннарда  –  Бауман урамында һәм башка әһәмиятле җәмәгать урыннарында күрсәтү Казанның имиджына тискәре йогынты ясый һәм шәһәр халкында, туристларда тискәре хисләр һәм хатирәләр калдыра».

Билгеләнмәгән урыннарда халыкның күңел ачуына бәйле булган хезмәтләр күрсәтүне үтәүгә, шулай ук җәмәгать урыннарында товарларны һәм хезмәт күрсәтүләрне көчләп тагуга административ контроль чараларын киңәйтү булган проблеманы җайга салу мөмкинлеген бирәчәк.

Закон проекты белән әлеге кимчелекне бетерү максатларында, билгеләнмәгән урыннарда хезмәтләр күрсәткән, шулай ук җәмәгать урыннарында товарларны һәм хезмәт күрсәтүләрне көчләп тагу максатларында гражданнарга бәйләнгән өчен административ җаваплылык билгеләп, тиешле үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Беренче закон бозу очрагында – кисәтү яки 1,5 мең сум күләмендә административ штраф, ел дәвамында кабатланган очракта – 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф.

Бүген комитет утырышында җәмәгать судьялары вазыйфасына сайлану өчен кандидатлар каралды. Профильле комитет Дәүләт Советына өч елга Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары итеп Альбина Ишкининаны (Казан шәһәренең Мәскәү районы буенча, 1 нче суд участогы), Юлия Әхмәтованы (Чаллы шәһәренең суд районы буенча, 4 нче суд участогы), Светлана Смирнованы (Нурлат районы буенча, 2 нче суд участогы), Румия Мөбәрәкҗанованы (Казан шәһәре суд районы, 5 нче суд участогы) сайларга тәкъдим итте.

Вәкаләтләре чикләнмичә –­ Ренат Гомәров (Казан шәһәренең Яңа Савин районы буенча, 1 нче суд участогы), Сабина Иксанова (Чаллы шәһәренең суд районы буенча, 1 нче суд участогы), Илнур Төхфәтуллин (Чистай суд районы буенча, 3 нче суд участогы).

Моннан тыш, утырышта Татарстан Республикасы законнарының торышы турында доклад, алтынчы чакырылыш Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты эше турында мәгълүмат тәкъдим ителде, башка мәсьәләләр каралды. Утырышны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин үткәрде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International