Фәрит Мөхәммәтшин: "Чирек гасыр эчендә «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте реаль иҗтимагый көчкә, битараф булмаган татарстанлыларны җәлеп итү үзәгенә әверелде»

2024 елның 3 июле, чәршәмбе, 12:11

Бүген Казанда «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең 25 еллыгына багышланган Югары Совет утырышы узды. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе,  хәрәкәтнең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Утырыш кысаларында шулай ук республиканың фәнни-технологик үсеш дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде.

Утырышта катнашучыларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламе тапшырылды. «Меңләгән кешене җәлеп иткән «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте республикада иң эреләрдән санала һәм лаеклы рәвештә абруй яулады»,  – диелә ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары – Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмов ирештергән сәламләүдә.

«Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте үзенең чирек гасырлык юбилеен 3 июльдә билгеләп үтә. Республика җитәкчелеге һәм парламент депутатлары исеменнән Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан – Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте әгъзаларын әлеге мөһим вакыйга белән котлады.

"Бу хәрәкәт өчен тулы бер тарих,  – дип басым ясады  республика парламенты башлыгы.  – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән оештырылган хәрәкәт  безнең халык өчен язмышлар хәл ителгән чорда республикада гражданлык җәмгыяте төзү башлангычында торды, татарстанлыларның законлы мәнфәгатьләрен яклауга зур өлеш кертте һәм чирек гасырлык эшчәнлегендә Татарстанның иң актив иҗтимагый көчләренең берсенә әверелде».

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтен булдыру сәяси конъюнктура басымы астында  булмаган, инициатива гражданнардан килгән һәм чын массакүләм, ирекле иҗтимагый оешма барлыкка килүгә юнәлдерелгән.

"Бу еллар дәвамында хәрәкәт коллективы – кем Казанда, кем муниципалитетларда – милли һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең үзара хөрмәтен һәм толерантлыгын популярлаштыру, үсеп килүче буында патриотизм, әхлак, күпмилләтле Татарстанның рухи байлыгына карата ярату һәм хөрмәт тәрбияләү белән шөгыльләнде,  –  дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе. – Бу вакыт эчендә берничә федераль структура белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салынды. «Татарстан – Яңа гасыр» Татарстанда «Бөтен Россия», «Ватан», «Бердәм Россия» кебек партияләр һәм хәрәкәтләрнең төбәк бүлекчәләрен формалаштыруның үзенчәлекле кадрлар резервына әверелде. Бу партнерлык сайлау кампанияләрен бергәләп үткәрүдә, закон проектларын эшләү  процессында катнашуда, Татарстан җәмгыяте тормышының актуаль мәсьәләләре турында фикер алышуда чагыла».

Бүген  «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте үз сафларында дистәдән артык коллектив әгъзаны һәм 100 меңнән артык татарстанлыны берләштерә. «Без уникаль ресурс потенциалын тупладык, бурычларны ышанычлы хәл итәргә һәм куелган максатларга ирешергә мөмкинлек бирүче эш стилен булдырдык , – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – бу елларда иң мөһиме – хәрәкәт реаль иҗтимагый көчкә, республикада социаль, икътисади һәм милләтара тотрыклылыкның көчле таянычына, республиканың актив битараф булмаган кешеләрен җәлеп итү үзәгенә әверелде».

Шул ук вакытта хәрәкәтнең потенциалы әле тулысынча ачылып  бетмәгән, дип саный парламент башлыгы. «Татарстан – Яңа гасыр» алга таба да үсәчәк, көч җыячак, яңа әгъзалар, программалар, идеяләр белән тулыланачак, аларны без күпмилләтле Ватаныбыз һәм туган республикабыз файдасына уңышлы тормышка ашырачакбыз», – дип  сүзен йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген утырышта иҗтимагый хәрәкәт әгъзалары, фәнни һәм экспертлар берләшмәсе вәкилләре республиканың фәнни-технологик үсеше дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. «Әлеге тематика санкцияләр басымы шартларында технологик суверенитетка ирешүгә юнәлдерелгән гомуммилли һәм региональ көн тәртибенә тыгыз бәйләнгән, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – тулаем алганда – илнең үз фәнни-технологик потенциалын ныгытуга".

Парламент башлыгы искәрткәнчә, быел февраль аенда Россия Президенты илнең фәнни-технологик үсеше стратегиясенең яңа редакциясен раслаган. Шул ук вакытта Стратегияне гамәлгә ашыруда Россия Федерациясе субъектларына аерым роль бирелә.

Татарстан турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республиканың фәнни потенциалы соңгы елларда үсешнең үсеп килүче динамикасын күрсәтә. Татарстан Россия төбәкләренең фәнни-технологик үсеше рейтингында икенче урында тора. Республикада 129 фәнни оешма исәпләнә, тикшеренүләр һәм эшләнмәләр белән 14 меңнән артык фәнни хезмәткәр шөгыльләнә. Дистә еллар дәвамында төзелгән көчле, алдынгы инженерлык мәктәпләре эшли. Яшь галимнәрнең керткән  өлеше буенча республика ил буенча уртача дәрәҗәдән күпкә югарырак (РФда - 44 %, ТРда – 60 %).

Фәнни базаны ныгыту һәм бу юнәлешкә этәргеч бирү өчен, Республика Рәисе 2024 елны Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте, дип искәртте парламент башлыгы.

«Бүген технологик суверенитетны тәэмин итү турында күп сөйлиләр, бу, һичшиксез, мөһим һәм аны  үтәргә кирәк. Шул ук вакытта, гуманитар суверенитетны тәэмин итүнең мөһим, концептуаль мәсьәләсе дә килеп чыга, – дип саный Фәрит Мөхәммәтшин, –  рухи өлкәдә Россия җәмгыятенең үсеш юлларын билгеләргә чакырылган гуманитар фәннәр, җәмгыятьнең хокукый системасы нигезләнергә тиеш принциплар, халкыбыз иярәчәк кыйммәтләр, фәнни-технологик өлкәдә барган процесслар белән беррәттән, илнең суверенитетын ныгыту көн тәртибенә кертелергә тиеш».

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, бу эшне фәнни оешмалар белән беррәттән республиканың иҗтимагый оешмалары, шул исәптән «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте дә активлаштырырга тиеш. «Иҗтимагый оешмалар җәмәгать киңлегендә традицион социаль­-мәдәни нормаларны, кыйммәтләрне һәм үрнәкләрне эффектив трансляцияләү функциясен үти ала», – дип ассызыклады парламент башлыгы.

Республиканың фәнни-технологик үсеше дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында докладлар белән ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, К(И)ФУның икътисади һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сафиуллин, РФАның Казан фәнни үзәге директоры Алексей Калачев, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, ТР икътисад министрлыгының Фәнни-техник мәгълүмат үзәге директоры Арсен Савва чыгыш ясады. 

Безнең «Татарстан – Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең исеме күп нәрсәләр турында сөйли, республиканы алга таба үсешкә әйди, –  дип ассызыклады республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, утырышка йомгак ясап, – без бу өметләрне үз өстебезгә алдык. Сайлау дөрес. Алга таба эшләргә кирәк. Татарстан артта калырга күнекмәгән».

Бүген фәнни-техник прогресска басым ясарга вакыт җитте, дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев, утырышның икенче темасына күчеп. «Республиканың фәнни потенциалы яхшы, сәнәгать үсеш алган, икътисади куәтләр бар, – диде ул, – Бу базада булдырырга мөмкин һәм кирәк!».

«Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Совет утырышы кысаларында бүген шулай ук зона координация советлары җитәкчеләренең вәкаләтләре озайтылды. Утырыш ахырында җәмәгать хәрәкәте активистларына бүләкләр тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International