Казанның Җиңү паркында Белорусь Бәйсезлеге көне хөрмәтенә чәчәкләр салдылар

2024 елның 3 июле, чәршәмбе, 15:53

Бүген Казанның Җиңү паркында Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды. Чара Белорусь дәүләтчелегенең төп бәйрәме – Беларусь Республикасы Бәйсезлеге көне хөрмәтенә узды. 80 ел элек, 1944 елның 3 июлендә легендар Багратион операциясенең авыр сугышлары барышында немец-фашист илбасарларыннан Минск, ә аннары бөтен совет Белоруссиясе азат ителә.

Белорус тугандаш халкын котларга Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, республика мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре, Татарстан халыклары Ассамблеясы җитәкчеләре һәм активистлары җыелды.

Истәлекле митинг кысаларында тантаналы чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге илчелегенең Казандагы бүлекчәсе җитәкчесе Виктор Щетько һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова мөрәҗәгать итте.

“Бу дата белоруслар өчен генә түгел, ә россиялеләр өчен дә мөһим, чөнки ул вакытта зур югалтулар бәрабәренә җиңү яуланган", – дип ассызыклады белорус дипломаты.

Ирада Әюпова 10 ел элек дөньяда кемнеңдер фашизмны акларга тырышуын күз алдына китерү мөмкин түгел дип өстәде. “Фашизм тулысынча, мәңгегә юк ителер дип ышанасы килә", – диде ул.

Белоруссиядә гитлер армиясе оккупациясе өч елдан артык дәвам итә һәм һәр гаиләгә төзәтеп булмаслык зыян һәм кайгы китерә. Оккупация вакытында Беларусь Республикасы һәр өченче кешесен югалта: халык саны 31,5% ка кими.

Чара барышында тынычлыкны һәм татулыкны саклауга, Беларусь һәм Татарстан халыкларының дуслыгын ныгытуга зур өлеш керткәннәрне бүләкләделәр. «Белоруссияне немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 80 ел» истәлекле юбилей медале отставкадагы генерал-майор Әхәт Юлашевка, отставкадагы подполковник, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Александр Поляковка, Казан шәһәре белорусларының иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Маруденкога һәм «Спадчына» оешмасы әгъзасы Софья Вельтманга тапшырылды.

Митинг Россия һәм Белорусь авторлары әсәрләре буенча концерт белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International