Республика җәмәгатьчелеге Илдус Мостюков белән хушлашты

2024 елның 8 июле, дүшәмбе, 12:11

Бүген Дәүләт Советында Социалистик Хезмәт Герое, РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Россия Хәрби фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы академигы, «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе, «үзеңнеке-читнеке» системасын булдыручы профессор Илдус Мостюков белән хушлашу чарасы булды. Матәм мәрәсимендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр, фәнни берләшмә җитәкчеләре катнашты.

"Илдус Шәйхулисламович  –  үз биографиясен үзе язган кеше, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, матәм митингын ачып, – ул республика һәм тулаем ил тормышында якты эзен калдырды, «үзеңнеке-читнеке» уникаль бердәм гомум гаскәр системасын булдырды. Парламент башлыгы Илдус Мостюковның туганнарының, дусларының, хезмәттәшләренең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.  “Илдус Мостюков турында якты истәлекләр Татарстан халкының хәтерендә һәм күңелендә озак еллар сакланыр", – диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе Илдус Мостюков үзенең хезмәт юлын, Казан механика-технология техникумын тәмамлаганнан соң, «Казэнерго» берләшмәсендә башлавын искәртте. Аннан соң Казан авиация институтының радиотехник факультетында уку еллары башлана. Дипломны “бик яхшыга” яклаган  Мостюков СССР Министрлар Советының радиоэлектроника буенча дәүләт комитетының Казанның  294 нче тәҗрибә-конструкторлык бюросына эшкә җибәрелә, анда рекордлы кыска вакытта, 5 ел эчендә, гади инженердан алып тәҗрибә-конструкторлык бюросы начальнигына кадәр барлык баскычларны үтә. 1962 елда Казан тәҗрибә-конструкторлык бюросы илнең баш институты итеп үзгәртелә, ә аның генераль конструкторы Илдус Мостяков була.

"Хәрби кеше булмаса да Илдус Шәйхелисламович үз эшчәнлеге буенча армия өчен Ватанны саклауны тәэмин итүче яшерен системаларны булдыручыларның берсе иде, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, –30 ел дәвамында аның җитәкчелегендә булдырылган эшләнмәләр СССРны дөнья дәрәҗәсенә чыгарды. Аның «үзеңнеке-читнеке»  системасы АКШ һәм НАТОның хәзерге аналогларыннан калышмый һәм аппаратура дошман кулына эләккән очракта  кодларны чишү мөмкин булмасын өчен уз-үзен сафтан чыгара. Бүгенге көнгә кадәр бу радиолокацион танып белү системасы һәм аның чаралары Россия һәм БДБ илләре армияләре һәм флотының хәрби сагында тора”.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Илдус Мостюков һәрвакыт үзенең тормыш кредосына тугры калган: “һәрвакыт эштә, һәрвакыт эзләүдә, һәрвакыт юлда!”. Һәм ул гомеренең ахырына кадәр яраткан эше белән шөгыльләнә.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, ике дистә елдан артык дәвердә Илдус Мостюков «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасын җитәкләгән, республика Ветераннар Советы Президиумы һәм «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы әгъзасы булган. «Күп санлы исемнәр һәм югары бүләкләр, шул исәптән Социалистик хезмәт Герое, Ленин ордены һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены һәм башка бик күп бүләкләр  – аның Ватан алдындагы зур казанышларын тануның бәхәссез дәлиле, –  диде Дәүләт Советы Рәисе,  – атаклы галим, көчле шәхес, чын патриот Илдус Шәйхелислам улы турында матур хатирәләр аны белгән, аның белән эшләргә, дуслашырга, аралашырга насыйп булган һәркемнең йөрәгендә мәңгегә калачак”.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев матәм мәрәсимендә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. "Соңгы елларда гына без аның уйлап табуының, ул үз тормышын багышлаган эшнең никадәр мөһим икәнен аңлый башладык. – диде Минтимер Шәймиев, – бәхеткә, илебезнең оборона сәләтен һәм иминлеген тәэмин итүче бу система хәзер дә үзен аклый. Илдус Шәйхелисламович – үз Ватанына һәм күпмилләтле халкыбызга намуслы һәм тугры хезмәт иткән кешеләрнең берсе».

Матәм мәрәсимен республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев үткәрде. Ул шулай ук Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның кайгы уртаклашуын белдерде. «Күренекле галим, конструктор, махсус һәм хәрби техниканың уникаль үрнәкләрен булдыручы, илебезнең радиоэлектрон тармагын үстерү һәм оборона сәләтен тәэмин итү өчен күп эшләр башкарды, – диелә кайгы уртаклашуда, – ул шулай ук танылган җәмәгать эшлеклесе иде, ТАССР Верховный Советы депутаты итеп сайланды, “Татарстан Геройлары" иҗтимагый оешмасын җитәкләде, һәрвакыт үз позициясен дәлилләп яклады, яшьләр белән актив эш алып барды. Илдус Мостюков искиткеч хөрмәт һәм абруй казанды. Без бу легендар галим, талантлы, гадәти булмаган кеше турында якты истәлекне мәңге сакларбыз!”

Чарада республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, А.Н.Туполев исемендәге  Казан милли тикшеренү техник университеты ректоры Тимур Алибаев, В.И.Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсе АҖ генераль директоры Андрей Белов һәм башка рәсми затлар, киң җәмәгатьчелек катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International