Татарстанның федераль программаларны тормышка ашыруда катнашу мәсьәләләре республика парламентында узган эшлекле киңәшмәдә тикшерелде

2024 елның 8 июле, дүшәмбе, 17:16

Бүген Дәүләт Советында Россия Федерациясе сенаторы, РФ Федераль Собраниесе Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты урынбасары Александр Терентьев рәислегендә Татарстан Республикасының Россия Федерациясе дәүләт программаларын, Транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендәге федераль максатчан программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча 9 нчы эшче төркем утырышы узды.

Киңәшмәне ачып, Александр Терентьев әйтүенчә, РФ Дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны һәм башка проектларны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан федераль чараларны үзләштерү мәсьәләләре ай саен карала, шулай ук сайлаучылар наказларын һәм гражданнар мөрәҗәгатьләрен үтәү барышы турында системалы рәвештә фикер алышалар.

Александр Терентьев шулай ук билгеләп үткәнчә, эшче төркем Министрлыкның 2024 елда "Казан шәһәренең Киров районында Горький шоссесын реконструкцияләү" проектын гамәлгә ашыруны тәмамлау өчен акча бүлеп бирү тәкъдимнәрен тикшергәннән соң, РФ Транспорт министрлыгы адресына 2024 елда өстәмә финанслау бүлеп бирү турында гариза җибәрү турында Карар кабул иткән. Инициатива хупланган.

Бүген исә утырышта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифовның республика икътисадына федераль акчалар җәлеп итү турындагы мәгълүматлары тәкъдим ителде. Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Вознесение трактының 2 этабы төзелеше, Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының аэродром һәм аэровокзал инфраструктурасын реконструкцияләү тәмамлана. Авыл территорияләрендә транспорт инфраструктурасын үстерү буенча 2024 елда 11 торак пунктта 41,3 км автомобиль юлында юл эшләрен башкару планлаштырыла.

Утырышта катнашучылар шулай ук Шәле (М7) – Баулы (М5) автомобиль юлы төзелеше барышы, һава һәм су транспортын субсидияләү, хәрәкәт итүче составны яңарту һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. «Эре федераль трассалар төзелгәннән соң төбәк юлларын торгызу да актуаль, бүгенге көндә М12 буенча 83,3 км, М7 буенча 52 км юлга ремонт таләп ителә», – дип аңлатты министр.

Республиканың Кеше хокуклары буенча вәкаләтлесе Сәрия Сабурская сөйләвенчә, 2024 елның беренче яртыеллыгында вәкаләтле вәкил адресына 35 210 мөрәҗәгать килгән, шуларның 2 130ы – транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендәге мәсьәләләр буенча. Кешеләр хәрәкәт графигын үтәмәүгә, пик сәгатьләрендә һәм кичке вакытта автобусларның җитәрлек булмавына (41%), гамәлдәге маршрутларда автобусларның классын һәм санын үзгәртү кирәклегенә (18%) зарланалар.

«Теге яки бу мәсьәләләрне хәл иткәндә икътисади файдага гына түгел, ә бу республиканың гади гражданнарына нәрсә бирәчәге турында да уйларга кирәк» , – дип билгеләп үтте Сәрия Сабурская. 

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Республикада Татарстаннан сайланган сенаторлар һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән системалы эш җайга салынган, төрле дәрәҗәдәге парламентарийларны берләштерүче депутат вертикале ачык итеп төзелгән. Республикада 17 эшче төркем булдырылган, аларның һәрберсен бер депутат җитәкли. Эшче төркемнәр составына шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре керә. Эшче төркемнәр эшчәнлегенең төп юнәлешләре – федераль акчаларны җәлеп итеп, республика проектларын тормышка ашыруда катнашу һәм мониторинглау, республика мәнфәгатьләрен яклау һәм күзәтчелек иткән юнәлешләр буенча проблемалы мәсьәләләрне оператив хәл итү, шулай ук Татарстанның закон чыгару инициативаларын  Федераль Җыенда озата бару.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International