«Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзалары гаилә, ана һәм балаларны яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия уздыра

2024 елның 10 июле, чәршәмбе, 14:17

Җомга көнне, 12 июльдә, 10.00 сәгатьтә республикада гаилә, ана һәм балаларны яклау мәсьәләләре буенча Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Хатын-кыз игътибары»  телефон кайнар линиясе эшли башлаячак.

Татарстанлыларның сорауларына Дәүләт Советы депутатлары, «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзалары, Татарстанда  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк филиалы, РФ Социаль фондының республика бүлекчәсе вәкилләре җавап бирәчәк.

Кайнар линия 10:00дән 14:00гә кадәр эшләячәк. Шалтыратулар +7(843)236-00-71 телефоны буенча кабул ителә.

Хәбәрне +7(960)049-68-14 телефоны буенча җибәрергә мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International