«Бердәм Россия» фракциясенең алтынчы чакырылыштагы эшенә йомгак ясалды

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе, 09:37

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда фракциянең  2019 елның сентябреннән 2024 елның июнь аена кадәрге чордагы эшенә йомгак ясалды. Моннан тыш, депутатлар алтынчы чакырылыш республика парламенты депутатларының сайлау кампаниясе барышында Татарстан Республикасында гражданнар җыеннарында килгән наказларны һәм тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру турындагы мәгълүматны тыңладылар.

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы составындагы «Бердәм Россия» фракциясе эшчәнлеге турында мәгълүматны фракция җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тәкъдим итте. Ул искәрткәнчә, 2019 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясе 72,4% тавыш җыйган.

«Бердәм Россия» фракциясе составына 82 депутат кергән: «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясеннән кандидатларның республика исемлеге составында сайланган 44 депутат һәм бер мандатлы сайлау округларында җиңү яулаган 38 депутат.

Хисап чорында фракциянең 44 утырышы һәм фракция Президиумының 41 утырышы үткәрелгән. Биш ел эчендә фракция утырышларында 125 мәсьәлә каралган. Гомуми җыелышларга кертелә торган төп темалар арасында закон проектлары эшчәнлеге торышы, сайлау округларында депутатларның эшен партия көн тәртибен исәпкә алып оештыру, «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасын, партия проектларын гамәлнә ашыру  һәм башка күп кенә темалар бар. 2019-2024 еллар хисап чорында кабул ителгән 556 законның 341е (61%) фракция әгъзалары тарафыннан кертелгән.

Фракция эше турында тулырак хисап бүген Дәүләт Советының илле бишенче утырышында тәкъдим ителәчәк.

Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары, партия Рәисе Д.А. Медведевның Татарстан Республикасындагы региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Камил Садриев алтынчы чакырылыш республика парламенты депутатларының сайлау кампаниясе барышында Татарстан Республикасында гражданнар җыеннарында килгән наказларны һәм тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Камил Садриев сөйләвенчә, төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсе сайлаучыларның 14 меңнән артык наказын үтәүне контрольдә тота. Алар 3 сайлау кампаниясе вакытында –2019, 2020, 2021 елларда җыелган. 2019 елгы сайлау кампаниясе барышында партия штабына 8,5 меңнән артык сайлаучы наказы килгән. Наказларның күпчелеге  Казан халкынан – 4075 наказ, Яр Чаллыдан (592), Әлмәттән (352) һәм Түбән Камадан (296) килгән. Эш нәтиҗәләре буенча «Юл картасы» булдырылган, ә барлык наказлар иҗтимагый тормышның төрле өлкәләренә бүленгән. "Бу автомобиль юллары, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм транспорт. Барлыгы 15 юнәлеш килеп чыкты", - диде  Камил Садриев.

Фракция утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International