Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле бишенче, йомгаклау утырышы ачылды.

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе, 10:16

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле бишенче, йомгаклау утырышы  ачылды.

Президиум утырышның көн тәртибенә 26 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 10 республика законы проекты һәм 7 федераль закон проекты.

Көн тәртибенә кертелгән барлык республика законнары проектлары беренче укылышта каралачак.  Бу – дәүләт граждан хезмәте, җирле үзидарә һәм Татарстан Республикасының дәүләт вазыйфалары турында, оешмаларның мөлкәтенә салым турында һәм махсус инвестиция контрактларында катнашучы оешмалар өчен табышка салымнар буенча салым ставкасын билгеләү турында, алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр, күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт үткәрүне оештыру, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы, инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау, һәлакәттән коткару хезмәтләре һәм һәлакәттән коткару формированиеләре турында законыннарга,  шулай ук административ хокук бозулар турында ТР кодексында үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары.

Моннан тыш, Дәүләт Советы утырышында 2023 елда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты доклады тыңланачак, аны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәкъдим итәчәк.

Илле бишенче утырыш кысаларында алтынчы чакырылыш эш чорында Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе эшчәнлеге турында мәгълүмат белән фракция җитәкчесе Юрий Камалтынов чыгыш ясаячак.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы эшчәнлеге чорында «Мәрхәмәт-Милосердие»  хатын- кыз депутатлар берләшмәсе эшчәнлеге турында мәгълүматны берләшмә җитәкчесе Алсу Нәбиева тәкъдим итәчәк.

Парламент утырышында шулай ук Татарстан Республикасының закон чыгару эшчәнлеге торышы турындагы доклад каралачак.

Алтынчы чакырылыш парламентының эш нәтиҗәләре турында мәгълүматны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итәчәк.

Алтынчы чакырылыш парламентының йомгаклау утырышы кысаларында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышына әзерлек һәм аны үткәрүне оештыру өчен кирәкле документ  – җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  депутатлары вәкилләре киңәшмәсе турындагы нигезләмәне раслаячаклар.  

Профильле комитет рәисләре көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыкты. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының илле бишенче утырышы көн тәртибе киңәйде һәм 33 мәсьәләне үз эченә ала:

1. Татарстан  Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. Ф.Ә. Әһлиуллинны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары итеп билгеләп куюны килештерү турында.

3. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасын раслау турында.

4. Татарстан Республикасының закон чыгару эшчәнлеге торышы турында доклад.

5. 2023 елда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты доклады.

6. «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 577-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законының 29 статьясына һәм  «Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфалары турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 578-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 586-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына һәм «Махсус инвестиция контрактларында катнашучы оешмалар өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 583-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10. «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 580-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11.  «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 576-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш). 

12.«Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 463-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 572-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

14. «Татарстан Республикасында шәһәр җирлекләренең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләрен бирү вәкаләтләрен яңадан бүлү турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына һәм «Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарә органнарына дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләрен бирү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 585-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15. «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 581-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

16. «Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 570-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17. «Ихтыярыйлык (волонтерлык) өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 582-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш). 

18. «Татарстан Республикасы һәлакәттән коткару хезмәтләре һәм һәлакәттән коткару формированиеләре турында» Татарстан Республикасы  Законының 9 һәм 11 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 574-6 номерлы Татарстан Республикасы  законы проекты турында (I укылыш).

19. «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 579-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

20. «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 584-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында  (I укылыш).

21. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Единая Россия» депутат фракциясенең 2019 елның сентябреннән 2024 елның июненә кадәрге чорда эшчәнлеге турында мәгълүмат.

22. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең 2019 елның сентябреннән 2024 елның июненә кадәрге чорда эшчәнлеге турында мәгълүмат.

23. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.

24. Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  депутатлары вәкилләре киңәшмәсе турындагы нигезләмәне раслау хакында.

25. «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 635069-8 номерлы федераль закон проекты хакында (территорияне комплекслы үстерү операторы турында).

26. «Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 41 статьясына үзгәреш кертү турында»  637266-8 номерлы федераль закон проекты хакында (Россия Федерациясе Кораллы Көчләре, Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләре, федераль иминлек хезмәте органнары транспорт чараларын түләүле автомобиль юлларыннан йөргән өчен түләү кертүдән азат итү турында).

27. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 625984-8 номерлы федераль закон проекты хакында (пассажирга юлда йөргән өчен түләнгән акчалата түләүне кайтару, юлда йөрү документының гамәлдә булу срогы озайтылу, юлда йөрү документының гамәлдә булуы торгызылу очраклары исемлеген киңәйтү турында).

28. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.171 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 618885-8 номерлы федераль закон проекты турында (физик затларга алкогольле продукцияне, спиртлы азык продукциясен, шулай ук этил спиртлы продукцияне законсыз ваклап сату буенча хокук бозуның составын тулыландыру өлешендә).

29. «Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 13 статьясына үзгәреш кертү турында» 630581-8 номерлы федераль закон проекты хакында (йорт хайваннарын урамда йөртү өлешендә).

30. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 633966-8 номерлы федераль закон проекты хакында (җир законнары өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу өлешендә).

31. «Россия Федерациясенең Салым кодексының икенче өлешендәге 333.33 статьясына (алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензияне бирү, озайту һәм яңадан рәсмиләштерү өчен дәүләт пошлинасы күләмен үзгәртү өлешендә) үзгәрешләр кертү турында» 506452-8 номерлы федераль закон проекты хакында.

32. Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының эш йомгаклары турында мәгълүмат.

 33. Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Хөкүмәт әгъзалары катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.  

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә парламентның рәсми аккаунтларында утырыш турыдан-туры трансляцияләнә.

                   

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International