Фәнил Әһлиуллин кандидатурасы Татарстан Премьер-министры урынбасары вазыйфасына билгеләп кую килештерелде

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе, 10:43

Фәнил Әһлиуллин кандидатурасы Татарстан Премьер-министры урынбасары вазыйфасына билгеләп кую килештерелде. Бүген Дәүләт Советы утырышында шундый карар кабул ителде.

Фәнил Әһлиуллин кандидатурасын ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин тәкъдим итте. «Фәнил Әһлиуллинның турыдан- туры бурычларына республика хөкүмәтенең дәүләт хакимияте органнары һәм Россия төбәкләре, атап әйткәндә, Лисичанск һәм Рубежное (ЛХР) шәһәрләре оешмалары белән эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне үстерү мәсьәләләре керәчәк, – дип билгеләп үтте Рөстәм Нигъмәтуллин. – Фәнил Әһлиуллинның республика дәүләт хакимияте органнары системасында эшне оештыру буенча зур тәҗрибәсе бар. Республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры буларак, Татарстан Республикасының дәүләт милке һәм җир ресурслары белән идарә итү буенча перспектив юнәлешләрне билгеләү, аның табышлылыгын һәм саклануын тәэмин итү буенча эшне алып барды».

Исегезгә төшерәбез, элегрәк республика Премьер-министры урынбасары вазифасын Евгений Варакин биләгән иде, ул шулай ук Татарстан шефка алган  Лисичанск һәм Рубежное фронт шәһәрләрен торгызу процессына  күзәтчелек иткән иде. Хәзерге вакытта Евгений Варакин Югары Ослан районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкара.

«Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары итеп билгеләп кую өчен килештерүгә Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатураны карап,  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты Татарстан Республикасы Дәүләт Советына  Әһлиуллин Фәнил Әнвәр улын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары итеп билгеләп куюны килештерүне тәкъдим итә», – дип белдерде Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International