Күпфатирлы йортны техник тикшерү аны үткәрү инициаторлары хисабына финансланачак

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе, 13:42

Бүген Дәүләт Советының илле бишенче утырышында күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауны оештыру турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем ителде. Документ күп фатирлы йортларның техник торышын һәм бу өлкәдә башкарма хакимият органнарының вәкаләтләрен тикшерү мәсьәләләрен регламентташтыра.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров әйтүенчә, күп фатирлы йортны техник тикшерү – ул «бурыч түгел, ә ирекле механизм». "Мондый процедура Хөкүмәт карары буенча да, милекчеләрнең үзләренең карары буенча да үткәрелергә мөмкин, - дип ассызыклады ул. - Техник тикшерү капиталь ремонт фондлары хисабына үткәрелмәячәк. Финанслау аны үткәрү инициаторлары хисабына башкарылачак”.

Закон проектында күпфатирлы йортның техник торышына үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре капиталь ремонт буенча региональ программага капиталь ремонт ясауның срогын күчерү, әгәр мондый күпфатирлы йортның техник торышын тикшерү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты хокукый акты йә күпфатирлы йорттагы урыннар милекчеләренең гомуми җыелышы карары нигезендә үткәрелгән булса, капиталь ремонт ясау чиратлылыгын билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү өчен нигез булып тора дип беркетелә.

Закон проекты белән капиталь ремонт буенча региональ программаны гамәлгә ашыруның кыска сроклы планнарын әзерләүгә һәм раслауга, аларга үзгәрешләр кертүгә юнәлдерелгән нигезләмәләр төгәлләштерелә. Аерым алганда, мондый планнарны аварияне, табигый яисә техноген характердагы башка гадәттән тыш хәлне бетерү өчен кирәкле булган күләмдә күпфатирлы йортның техник торышын торгызу максатларында капиталь ремонт ясау очракларын исәпкә алып формалаштыру күздә тотыла.

Закон проекты белән тәкъдим ителә торган үзгәрешләр капиталь ремонтлауны оештыру системасын камилләштерергә, шулай ук милекчеләрнең күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт өчен кертем буларак түләнә торган акчаларыннан файдалану нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк.

“Тәкъдим ителгән үзгәрешләр федераль законнардан килә", - дип йомгаклады сүзен Андрей Егоров һәм профильле комитетның закон проектын беренче укылышта һәм гомумән кабул итү турындагы карарын хупларга тәкъдим итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International