Дәүләт Советында Татарстанда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе, 13:55

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатларга 2023 елда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының еллык доклады тәкъдим ителде. Мәгълүматны ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ирештерде.

2023 елда Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф сыйфатын күтәрүгә ярдәм итүче өч федераль һәм дүрт республика дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыруда катнашкан. Министр аларны гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәләренә тукталды.

Республика программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә 6 муниципаль һәм 31 дәүләт мәктәбендә, 8 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында ремонт эшләре башкарылган. 143 мәгариф объектында 1 млрд сумлык азык-төлек блогы, шулай ук 4 тулай торак һәм 906,5 млн сумга 9 һөнәри белем бирү оешмасы объекты ремонтланган.

Мәктәпләрне ремонтлау федераль программасы кысаларында 31 гомуми белем бирү оешмасы ремонтланган.

Министр билгеләп үткәнчә, 2023 елда республиканың мәгариф системасында зур үзгәрешләр «Мәгариф» илкүләм  проекты чараларын гамәлгә ашыру белән бәйле иде, аның кысаларында Татарстан илкүләм проектның 12 чарасында катнашкан. Проектларны гамәлгә ашыруга тотылган акчаның гомуми суммасы 7 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән 5,5 млрд сумга якыны федераль бюджеттан.

«Мәгариф»  илкүләм проекты кысаларында 112 мәгариф оешмасының матди-техник базасын яңарту, 2 спорт залын ремонтлау, 9 629 урынга исәпләнгән 9 мәктәп төзү, яңа мәгариф объектларын төзи башлау, республиканың 734 мәктәбендә тәрбия буенча директор киңәшчеләре ставкаларын кертү, 426 мәктәпне Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары белән җиһазландыру мөмкин булган. «Авыл укытучысы» программасы кысаларында республиканың авыл мәктәпләренә күченгән 23 укытучыга 1 млн сум күләмендә түләүләр башкарылган.

Илсур Һадиуллин «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасына аерым тукталды. Республика мәктәпләрендә 5 телдә укыту һәм тәрбияләү оештырылган. 8 тел өйрәнү предметы булып тора (рус, татар, чуаш, удмурт, мари, мордва, башкорт, иврит). Якшәмбе мәктәбенең 110 бүлегендә 25 милләтнең теле һәм мәдәнияте өйрәнелә.

2023 елда Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгына татар теле һәм әдәбияты буенча яңа буын 26 дәреслек җибәрелгән, алар экспертларның уңай нәтиҗәләрен алган. Хәзерге вакытта федераль исемлеккә 86 дәреслек кергән.

Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар мәнфәгатьләрендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча эш дәвам итә. 2013 елдан 2023 елга кадәр 4 725 кеше махсус торак фонды тораы белән тәэмин ителгән. 2023 елда 762 кеше тәэмин ителгән, шул исәптән 7 кеше - махсус хәрби операциядә катнашучылар.

Узган ел, министр әйтүенә караганда, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү эше дәвам ителгән. Министр билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның барлык балалары да уку йортларына керү хокукына ия. Аерым 10 процентлы квота буенча югары уку йортларына махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары арасыннан 191 кеше укырга керә. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның балалары югары уку йортларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында буш урыннар булганда һәм академик бурычлар булмаганда түләүле уку формасыннан бюджетка күчү хокукына ия. 7,5 меңнән артык мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем оешмаларында укучы балалар бушлай кайнар ризык белән тукланалар. 6 меңнән артык бала түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә бушлай йөри. Мобилизацияләнгән кешеләрнең  балалары  – алар 3 618 гаиләлән – балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителгән.

Әлеге мәгълүматны тикшерүдә депутатлар Николай Атласов, Игорь Бикеев, Ркаил Зәйдуллин, Фәдбир Сафин, Хафиз Миргалимов, Раил Шәмсетдинов катнашты. Депутатлар педагогик кадрлар җитмәү проблемасын хәл итү, шулай ук БДИ оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре белән кызыксынды.

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның мәгълүматлары игътибарга алынды.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International