Фәрит Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы эшенә йомгак ясады

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе, 16:40

Бүген алтынчы чакырылыш парламентының илле бишенче, йомгаклау утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы эшенә йомгак ясады.

Республика парламенты башлыгы әйтүенчә, алтынчы чакырылыш депутатлар корпусына җитди чакырулар белән очрашырга туры килгән – бу коронавирус инфекциясенә каршы көрәш тә, махсус хәрби операция дә, дустанә булмаган илләр ягыннан моңарчы күрелмәгән сәяси һәм санкцияле басым да. “Мондый катлаулы шартларда хакимият, бизнес, гражданлык җәмгыятенең берләшүе, күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге илнең һәм аның субъектларының тотрыклы һәм алга таба үсеше юлындагы киртәләрне тиңүнең ныклы нигезе булды", – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул бөтен депутатлар корпусына яңа төбәкләргә, шул исәптән Татарстан шефка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә, гуманитар йөкләрне формалаштыруга һәм озата баруга һәрьяклап ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул махсус хәрби операция  зонасында ил  мәнфәгатьләрне яклауда шәхсән катнашкан һәм Батырлык орденына лаек булган Эдуард Шәрәфиев белән Марат Галиевка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Алтынчы чакырылышта Дәүләт Советының 55 утырышы уздырылган, анда 1465 мәсьәлә каралган, 380дән артык федераль закон һәм Россия Федерациясе субъектларының илледән артык мөрәҗәгате каралган. Дәүләт Советы тарафыннан 550дән артык закон кабул ителгән Һәм Рәис тарафыннан имзаланган, шуларның 100гә якыны – база законнары. “Шуны әйтергә телим, безнең закон чыгару карарларының күбесе социаль юнәлешле, гражданнарның төрле категорияләренә дәүләт ярдәме мәсьәләләрен регламентлый торган", – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Аерым алганда, депутатлар башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүгә, ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итүгә, әти-әнисе махсус хәрби операциядә катнашканнан  ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итүгә өстенлекле хокукны билгеләүгә  кагылышлы берничә закон кабул итте, ата-аналарының берсе хәрби хезмәткәр булган, өч һәм аннан да күбрәк бала булган  гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен бушлай бирү тәртибе гадиләштерелде. "ТР Рәисе һәм Хөкүмәт белән бергәләп катлаулы икътисади вәзгыятьтә республиканың кече һәм урта бизнесына ярдәм итү өчен күп эшләр башкарылды, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. - Салым хокук мөнәсәбәтләре шактый үзгәрешләр кичерде. Тагын бер мөһим мәсьәлә гражданнарны, беренче чиратта яшьләрне патриотик тәрбияләү булды”.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, закон чыгару эшчәнлегенә «Бердәм Россия» һәм «КПРФ» фракцияләре, «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме, шулай ук «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе зур өлеш керткән. "Гомумән алганда, Дәүләт Советының бу составында демократик җәмгыять нигезләренең берсе буларак күппартиялелек ныгый баруын билгеләп үтәргә кирәк, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, – әгәр алдагы чакырылышта сайлаучылар мәнфәгатьләрен өч партия – «Бердәм Россия», «КПРФ», «ЛДПР» тәкъдим итсә, алтынчы чакырылышта аларга «Гадел Россия» һәм «Үсеш партиясе» өстәлде. Әлбәттә, бу парламент көн тәртибен баетты”.

Фәрит Мөхәммәтшин гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә һәм сайлаучыларның наказларын үтәүгә аерым тукталды. Депутатлар тарафыннан барлыгы 77 меңгә якын мөрәҗәгать каралган,  турыдан-туры Дәүләт Советына 24,5 мең мөрәҗәгать кергән. “Иң катлаулы эш – гражданнар белән эшләү, ә сайлаучыларны тыңлау һәм ишетү, тәкъдимнәрне анализлау һәм җәмгыятькә ачык булу – депутат эшчәнлегенең нигезе", – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Алтынчы чакырылышта, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, парламентның контроль функциясе сизелерлек көчәйгән, Дәүләт Советы, аның Президиумы, комитетлары эшенә контроль мәсьәләләрне, башкарма хакимият органнары, федераль структураларның территориаль бүлекчәләре мәгълүматларын һәм хисапларын карау, гамәлдәге законнарны гамәлгә ашыруны мониторинглау кергән. Барлык сигез комитет каршында оештырылган эксперт советлары да үз нәтиҗәлелеген күрсәткән.

Парламент башлыгы шулай ук ассызыклаганча, алтынчы чакырылыш вәкаләтләре чорында Россия тышкы сәясәтенең һәм ил субъектларының халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләренең өстенлекле юнәлешләрен үстерүдә Дәүләт Советы якын һәм ерак чит илләрдәге партнерлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне ныгытуны дәвам иткән.

"Узган биш ел эчендә Минск өлкәсе депутатлар Советы белән килешү имзаланды, милли, өлкә һәм муниципаль дәрәҗәдә белорус коллегалар белән хезмәттәшлек үсеш алды, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – Казахстан Республикасы, Кыргыз Республикасы, Төркмәнстан, Үзбәкстан Республикасы парламентарийлары белән делегацияләр алмашуны дәвам иттек. Россия Федерациясенең Кытай Халык Республикасы белән киң колачлы партнерлыгын һәм стратегик хезмәттәшлеген тирәнәйтү буенча тышкы сәясәт курсы юнәлешендә Татарстан Республикасында югары сәяси дәрәҗәдә 25 дәүләттән һәм Россия Федерациясенең 58 субъектыннан 7 меңнән артык делегат катнашында «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» дип аталган беренче Халыкара форумы оешкан төстә уздырылды”.

Фәрит Мөхәммәтшин «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» традицион халыкара икътисадый форумын оештыруга һәм үткәрүгә Татарстан парламентарийларының керткән өлешен билгеләп үтте. "Мондый зур, масштаблы чаралар шуны күрсәтә: без һаман да гармонияле, продуктив мәдәниятара һәм милләтара диалог тарафдарлары булып калабыз», – диде ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе  Татарстан Республикасы Рәис Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка, Хөкүмәткә, министрлыкларга һәм ведомстволарга, республика муниципаль берәмлекләренә тыгыз һәм конструктив хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

"Без биш ел бергә эшләдек, үз сайлаучыларыбызның хокукларын яклап, туган Татарстаныбыз мәнфәгатьләрен яклап эшләдек, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – нәтиҗә ясап, алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының барлык депутатларына конструктив, нәтиҗәле һәм җаваплы эшләре, сайлаучыларга битараф булмаган мөнәсәбәтләре, аларның ихтыяҗларына һәм сорауларына игътибарлары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Сентябрьдә 7 нче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узачак. Минемчә, яңа состав үзендә, бер яктан, яңартуны, ә икенче яктан дәвамлылыкны берләштерергә тиеш. Һәм бу очракта парламент һәрвакыт гражданнар мәнфәгатьләрен яклаячак, үзенең тарихи миссиясен һәрвакытта да үтәячәк дип ышаныч белән әйтергә була".

Утырыш ахырында Фәрит Мөхәммәтшин республика парламенты депутатларына бүләкләр тапшырды. «Парламентаризм үсешенә өлеше керткән өчен» мактау билгесе белән Юрий Камалтынов, Хафиз Миргалимов, Рөстәм Мөхәммәдиев, Римма Ратникова, Камил Садриев, Таһир Һадиев һәм Лотфулла Шәфигуллин бүләкләнде.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International