Фәрит Мөхәммәтшин: «Без кабул иткән законнар тормышның бөтен тармакларына кагыла»

2024 елның 12 июле, җомга, 09:20

Бу атнада алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы йомгаклау утырышын үткәрде. Республика тормышында әлеге әһәмиятле вакыйга уңаеннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Ватаным Татарстан» газетасына парламентның соңгы биш елдагы эшенә бәя бирде. Ул шушы вакыт аралыгында кабул ителгән иң мөһим законнар, Көнчыгышка борылыш һәм республикада яшәүчеләрнең аңа нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүе турында сөйләде. 

– Фәрит Хәйруллович, алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының эше нәрсәләр белән истә калды? Депутатлар тарафыннан нинди әһәмиятле карарлар кабул ителде дип саныйсыз?

– Һәр чакырылыш депутатларына шул вакытка хас, мөһим бурычлар туры килә. Алтынчы чакырылыш та искәрмә түгел, ул республика, илебезнең тормыш рәвешендәге кискен үзгәрешләргә китергән вакыйгаларга бай булды. Соңгы биш ел эчендә барыбызга да җитди сынаулар белән очрашырга туры килде: коронавирус пандемиясе, махсус хәрби операция, илебезгә ясалган моңарчы тиңе булмаган сәясәт һәм санкцияләр басымы. Мондый шартларда закон чыгару эшчәнлегенең гадәти булмаган формаларын һәм ысулларын эзләргә, яңа проблемалар һәм бурычларга тиз арада җавап бирергә туры килде.

Депутатлар булган вакыйгаларның социаль-икътисадый нәтиҗәләрен киметү өчен тиешле чаралар күрүдә актив катнашты, өстәмә рәвештә социаль һәм салым ташламалары булдырып, закон чыгару дәрәҗәсендә республикада яшәүчеләргә, икътисадый һәм социаль әһәмияттәге предприятиеләргә, кече һәм урта бизнеска, үзмәшгульләргә ярдәм итте.

Парламент вәкилләре 2022 елда махсус хәрби операция игълан ителгәч тә теләктәшлек күрсәтте. Татарстан парламенты Россия Президенты, Югары баш командующий Владимир Путинның эш-гамәлләрен хуплап, илкүләм лидер исеменә шул хакта мөрәҗәгать юллады. Дәүләт Советы депутатлары Эдуард Шәрәфиев һәм Марат Галиев махсус хәрби операция зонасында илебез мәнфәгатьләрен шәхсән яклау турында карар кабул итеп, чын ватанпәрвәрлек һәм батырлык үрнәге күрсәтте. Кыюлыклары өчен республика парламенты әгъзалары югары бүләк – Батырлык орденына лаек булды. Депутатлар Донбасс халкына, бигрәк тә Татарстан шефлык иткән Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм оештыру һәм озату эшендә актив катнашты.

Кыенлыкларны җиңеп чыгарга нәкъ менә җәмгыятьнең, бизнес һәм хакимиятнең, күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге ярдәм итте. Бүген Татарстан тулай төбәк продукты күләме буенча – алтынчы, төзелеш күрсәткече буенча – икенче, сәнәгать җитештерүе индексы, авыл хуҗалыгы продукциясе һәм төп капиталга инвестицияләр буенча бишенче урын алып, ил күләмендә төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча ышанычлы рәвештә әйдәп баручы төбәкләр арасына керә. Тарихта тәүге тапкыр узган ел республиканың тулай төбәк продукты күләме 4,3 триллион сумнан артып китте, ә торакны кулланышка тапшыру күрсәткече исә 3,4 миллион квадрат метр тәшкил итте. Әлеге уңышлар федераль үзәк һәм республика халкының даими ярдәме белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә алып барылучы ышанычлы дәүләт сәясәте нәтиҗәсе.

– Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан 570кә якын закон кабул ителгән. Сезнең карашка аларның кайсылары мөһимрәк?

– Аларның барысы да әһәмияткә ия. Чөнки аерым кешеләргә, оешма һәм предприятиеләргә, дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлешләрен тормышка ашыруга, икътисад һәм социаль сәясәттән алып мәдәният һәм туризмга кадәр – безнең тормышыбызның барлык тармакларын хокукый көйләүгә кагылалар. Без тормыш таләп иткән закон проектлары өстендә эшлибез.

Иң әһәмиятлеләре арасында конституцион законнарны камилләштерүне билгеләп үтәсем килә. 2020 елда бөтен халык тавыш бирү юлы белән кабул ителгән Россия Конституциясенә төзәтмәләр илнең суверенитетын һәм бәйсезлеген тәэмин итәргә, иҗтимагый хакимиятнең бердәмлеген ныгытырга, социаль гарантияләрне киңәйтергә ярдәм итте.

Татарстан Конституциясе дә үзгәрешләр кичерде. Әлбәттә, Төп Закон принципларының күбесе алыштыргысыз характерга ия һәм алар үзгәрешсез калды. Моңа да карамастан, иҗтимагый тормыш динамикасы, социаль мөнәсәбәтләр үсеше, иҗтимагый тормышны яңарту конституцион законнарга төзәтмәләр кертүне таләп итте, безнең гражданнарга күпкырлы ярдәм күрсәтүнең өстәмә чараларын ныгытты.

Бюджет төп финанс документ булып кала. Ел саен, катлаулы шартларга да карамастан, без республика бюджетының балансын, аның югары программалы һәм социаль юнәлешле булуын саклап кала алдык. Алтынчы чакырылыш парламенты эшендә патриотик тәрбияләү мәсьәләләрен законнар белән тәэмин итү мөһим юнәлеш булды. Республика депутатлары ил күләмендә беренчеләрдән булып гражданнарны патриотик тәрбияләү турында аерым база законы кабул итте. Шул рәвешле республика дәрәҗәсендә бу өлкәдәге мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салуның бердәм алымнары расланды.

– Татарстан Дәүләт Советы утырышларында һәрвакыт Россия Дәүләт Думасы депутатлары да катнаша. Хәзерге чакырылышта уртак эшегезне ничек бәялисез?

– Татарстанны Дәүләт Думасында 15 депутат тәкъдим итә. Бу – сан ягыннан Мәскәүдән кала икенче урындагы депутатлар төркеме. Республикада төрле дәрәҗәдәге парламентарийларны берләштерүче депутатлар вертикале төгәл төзелгән. Татарстан депутатларының Россия Федераль Җыенындагы очрашулары традицион күренешкә әверелде. Биредә закон чыгару эше һәм республиканың закон чыгаруга бәйле тәкъдимнәрен федераль дәрәҗәдә үстерү, Татарстан икътисадына федераль бюджет чараларын җәлеп итү, федераль максатчан программаларда катнашу кебек мәсьәләләр буенча фикер алышалар.

Без республикада 17 эшче төркем булдырдык. Аларның һәркайсын Дәүләт Думасы депутаты яки сенатор җитәкли. Әлеге механизм Татарстан Рәисе кушуы буенча барлыкка килде һәм күп еллар дәвамында үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Эш республиканың тармак министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә алып барыла. Россия Конституциясенә федераль министрлар кандидатураларын нәкъ менә Дәүләт Думасы депутатлары раслауга бәйле үзгәрешләр кертелгәннән соң закон чыгару һәм башкарма хакимиятнең мондый тыгыз үзара бәйләнешләре көчәячәк кенә дип саныйм.

– Цифрлаштыру тормышның барлык өлкәләренә дә үтеп керде, депутатлар эшчәнлеге дә читтә калмады. Әмма сайлаучылар барыбер турыдан-туры сорау бирү, көн кадагындагы проблемаларны хәл итүдә ярдәм сорау мөмкинлеге булган очрашуларны өстенрәк күрә. Бүген халык белән эшләү ничек оештырылган, алтынчы чакырылыш депутатлары республикада яшәүчеләрдән күпме наказ җыйды һәм тормышка ашырды?

– Үз вакытында минем әтием, иң авыры кешеләр белән эшләү, дип әйтә иде. Бу чыннан да шулай. Тик хакимияттә, бигрәк тә халык мәнфәгатьләрен яклаучы депутат булып эшлисең икән, синдә һичшиксез халыкны ишетү һәм тыңлау, проблемаларга төшенә белү һәм аларны хәл итүгә ирешү кебек сыйфатлар булырга тиеш.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү парламент эшчәнлегендә һәрвакыт мөһим юнәлеш булды. Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан 76 меңнән артык мөрәҗәгать тикшерелде. Гражданнарны кабул итү барышында парламентарийларга 25 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итте.

Мин һәрвакыт депутатларның сайлау округларында, шул исәптән халык мөрәҗәгатьләре белән актив эше яклы. Бер генә сорау да җавапсыз калырга тиеш түгел дип саныйм. Чөнки бу – безнең сайлаучыларыбызның хакимияткә ышанычы мәсьәләсе. Алдагы сайлау кампанияләре барышында җыелган наказларга килгәндә, аларның үтәлешен контрольдә тоту алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының игътибар үзәгендә булды. «Бердәм Россия» партиясе Халык программасына илдә яшәүчеләрдән 2,5 миллионга якын тәкъдим һәм мөрәҗәгать тупланды, шул исәптән республика халкыннан да 6 мең наказ бар. Халык программасы федераль дәрәҗәдә җәмгыятьтәге күп кенә социаль әһәмияттәге үзгәрешләргә юнәлеш бирде. Аерым алганда, ана капиталын түләүгә акча, бала туганда субсидия, инвалидларга түләүләр артты, пенсияләрне, хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен, бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакын индексацияләү, яшь галимнәргә, социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар финанслау каралган.

Татарстанда Халык программасы кысасында (2023 ел нәтиҗәләре буенча) 1,4 меңнән артык социаль объект төзелде, реконструкцияләнде һәм яңартылды. Бу – шул исәптән, 60 балалар бакчасы, 20 белем бирү учреждениесе, 48 авыл мәдәният йорты, 255 сәламәтлек саклау объекты. Республикада яшәүчеләр арасында бушлай газлаштырып бетерү программасы да кызыксыну уятты.

– Татарстанда яшәүче гади кеше кабул итү өчен сезгә эләгә аламы? Сезнең белән очрашуларда халык күбрәк нәрсә турында сөйли?

– Башка депутатлар кебек үк мин дә даими рәвештә гражданнарны кабул итәм. Төрле сораулар белән киләләр. Аларга төрлечә ярдәм итәргә тырышабыз. Кайчак бер очрашып киңәшләшү дә җитә. Моннан тыш, мөрәҗәгатьләрне язмача Дәүләт Советының электрон почтасына да җибәрергә мөмкин. Аларны шәхсән үзем карыйм. Алтынчы чакырылыш кысасында минем исемгә 6 меңнән артык мөрәҗәгать килде. Сорауларның күбесе уңай хәл ителде.

– Илебез һәм республикабыз яңа чынбарлыкка аяк басты: Көнбатыш белән элеккеге мөнәсәбәтләр бетте, Көнчыгышка кискен борылыш ясалды. Татарстанның Ислам дөньясы һәм Глобаль Көньяк төбәкләре белән үзенчәлекле икътисадый һәм мәдәни элемтәләрен исәпкә алып, бүген республика нинди урын тота? Бу процесста Татарстан закон чыгаручылары ни дәрәҗәдә катнаша?

– Татарстан Дәүләт Советының парламентара хезмәттәшлекне үстерә башлавына беренче генә дистә ел түгел. Ул төрле формада чагылыш таба, эчтәлеге елдан-ел тирәнәя. Республика парламенты төрле чараларда катнашып кына калмыйча, үзе дә дөнья мәйданчыкларын оештыручыларның берсе булып тора.

Бүген хезмәттәшлек турында 44 килешү (илнең 37 субъекты), федераль хакимият органнары белән 2 килешү, чит ил дәүләтләренең закон чыгару органнары белән хезмәттәшлек итү турында 11 килешү һәм беркетмә гамәлдә.

Дәүләт Советы якын һәм ерак чит илләрдәге хезмәттәшләр белән үзара элемтәләрне ныгытуны дәвам иттерә. Алар арасында БДБ һәм Евразия икътисадый берлеге дәүләтләре аерым урын алып тора. Белоруссиядәге хезмәттәшләребез белән дә илкүләм, өлкә һәм муниципаль дәрәҗәдә хезмәттәшлек яхшы үсеш алды. Казахстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан парламентарийлары белән делегацияләр алмашу дәвам итте.

Республика тормышында быел икенче тапкыр федераль статуста узган «KazanForum: Россия – Ислам дөньясы» халыкара икътисадый форумы әһәмиятле вакыйга булып тора. Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе буларак, Татарстан өчен Ислам дөньясы дәүләтләре белән хезмәттәшлек итү өстенлеккә ия. Россия Президенты кушуы буенча Татарстан Рәисе «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен җитәкли.

«Дөнья күпчелеге» илләре, аерым алганда, Глобаль Көньяк белән хезмәттәшлек итүгә килгәндә, Татарстанда Азия һәм Африка дәүләтләре белән үзара бәйләнешләргә зур игътибар бирелә. Татарстан Рәисе җитәкчелегендәге ике яклы визитлардан тыш, парламентарийлар, җәмәгатьчелек һәм фән вәкилләре арасында элемтәләр ныгый. Татарстанда Алжир, Тунис, Мисыр, Судан, Сенегал, Көньяк Африка Республикасы парламенты делегацияләре һәм вәкилләре кат-кат булды.

– Сез төрле мәйданнарда, шул исәптән Идел буе закон чыгаручылары ассоциациясе утырышлары кысасында да безнең округ депутатлары белән даими очрашасыз. Башка төбәк парламентлары белән хезмәттәшлек итүнең әһәмияте нидә һәм ул нинди нәтиҗә бирә?

– Моннан егерме елдан артык элек төзелгән округ Закон чыгаручылары ассоциациясе, Россиянең бердәм хокукый киңлеген ныгыту буенча актив закон чыгару эше башлангач, замана таләпләренә җавап булды. Идел буе федераль округы субъектларының закон чыгару җыелышларының парламентара хезмәттәшлеге төбәкләр мәнфәгатьләрен яхшырак исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Без уртак проблемалар турында фикер алышабыз һәм аларны хәл итү өчен федераль дәрәҗәдә закон чыгару карарына ирешәбез.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы эше барышында Идел буе закон чыгаручылары цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, илкүләм сәясәтне тормышка ашыру, кече һәм урта бизнес, җирле үзидарә, авыл яшьләренә ярдәм, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү кебек өлкәләргә кагылышлы законнарны камилләштерү мәсьәләләрен күтәрде. Аларның күбесе федераль дәрәҗәдә программалар һәм норматив-хокукый актлар аша чишелеш тапты.

– Махсус хәрби операция башлангач Россия оппонентлары, «илкүләм карта»ны файдаланып, ил эчендәге вазгыятьне катлауландырырга тырышты. ТР Халыклары ассамблеясы Рәисе буларак сез республикада милләтара тынычлыкның нәтиҗәле системасы турында кат-кат әйттегез. Җәмгыятьнең тышкы басымга каршы торучанлыгын арттыру өчен аны ил күләмендә җәелдерергә вакыт җитмәдеме?

– Мин һәрвакыт, милләтара тынычлык һәм татулык ул – безнең күчемсез һәм алыштыргысыз кыйммәтләребез, дип әйтә килдем. Моннан башка үсеш була алмый. Татарстан ил күләмендә иң күп милләтле республикаларның берсе, бездә 175 милләт халкы яши. Яхшы күршелекнең гасырлар буена урнашкан традицияләре бар. Безнең көчебез һәм көндәшлеккә бәйле өстенлегебез шунда.

Этномәдәни төрлелекне саклауга тирән ихтирам белән карыйбыз. Татарстанда яшәүче барлык халыкларның телләрен, мәдәниятләрен, традицияләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудырабыз. Татарстанны еш кына дәүләт илкүләм сәясәтен тормышка ашыруда әйдәп баручы төбәкләрнең берсе дип атыйлар. Без бу өлкәдә тәҗрибә уртаклашырга һәм башка төбәкләрдә һәм дәүләтләрдә тормышка ашырылган алдынгы тәкъдимнәрне кабул итеп алырга әзер. 2022 елда Татарстан халыклары ассамблеясына БМОның Икътисадый һәм социаль киңәшмәсе каршында консультатив статусы бирелде. Бу ил төбәкләренә дәүләт илкүләм сәясәтен тормышка ашыруда тәҗрибә алмашу, шулай ук Россия халыкларының традицион кыйммәтләрен үстерү мөмкинлеген бирә.

– Фәрит Хәйруллович, алтынчы чакырылыш парламентының эше төгәлләнә. Йомгак ясап әйткәндә, хәзерге чакырылышның эшен ничек бәялисез?

– Соңгы биш елда Татарстан парламентаризмы алга зур адым ясады. Татарстан, аның закон чыгаручылары тавышы округ һәм федераль дәрәҗәләрдә төрле мәсьәләләр хәл иткәндә мөһим урын алып тора. Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы җитди вәкиллеккә ия. Парламент составында ике фракция – «Бердәм Россия» һәм КПРФ, башка партияләр вәкилләре дә бар. Көн кадагындагы мәсьәләләрне хәл иткәндә «парламентныкы булмаган партияләр» вәкилләрен чакыру да гадәти күренешкә әйләнде.

Закон чыгару процессының нәтиҗәлелеген арттыруга Дәүләт Советының барлык сигез комитеты каршында эшләп килүче эксперт советлары да зур өлеш кертә. Киң даирә, шул исәптән муниципаль берәмлекләрдән дә, белгечләр чакырып утырышлар үткәрү тәҗрибәсе дә гамәлдә.

Парламентның контроль функциясе дә көчәйде. Бүген Дәүләт Советы, аның президиумы һәм комитетларының бер генә утырышы да контроль мәсьәләләрне тикшерү, хакимият органнары, федераль структуралар бүлекчәләре хисабы, законнарны тормышка ашыру мониторингы, гражданнарның наказларын үтәүдән башка узмый. Алтынчы чакырылыш парламенты тагын да ачыграк. Былтыр, «Парламент уч төбендә» («Парламент на ладони») бөтенроссия бәйсез тикшеренүе нәтиҗәләре буенча, Татарстан Дәүләт Советы илнең иң ачык төбәк парламенты дип табылды.

– 8 сентябрьдә җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау узачак. Май азагында «Бердәм Россия» партиясе алдан тавыш бирү үткәрде. Көз көне узачак сайлауда яңа кандидатлар килүен көтәсезме?

– Һичшиксез, депутатлар корпусы яңарачак. Инде хәзер үк алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кандидатларны күрергә мөмкин. «Бердәм Россия» – илдә барлык дәрәҗәдәге депутатлыкка кандидатларны ачык рәвештә бөтенхалык алдан тавыш бирү юлы белән сайлап алучы һәм сайлаучыларның үзләренә кандидатлар исемлеген формалаштыру хокукы бирә торган бердәнбер сәяси партия. Моннан тыш, алдан тавыш бирү барышында без актуаль проблемаларны тагын бер кат тикшерә, ә кандидатларны сайлаганда, аларга үз тавышларын бирәчәк республика халкының фикеренә таяна алабыз.

Бүген республика алдында торган бурычлар аз түгел. Аларны Татарстан Рәисе, Хөкүмәт, муниципаль берәмлекләр, иҗтимагый оешмалар белән берлектә җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларына хәл итәргә туры киләчәк. Республикага җәмгыятьнең барлык катламнарының мәнфәгатьләрен белдерүче көчле, актив парламент кирәк. Безнең сайлаучыларыбыз моны аңлый.0

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International