«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе әгъзалары гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрделәр

2024 елның 12 июле, җомга, 16:38

Бүген көн дәвамында Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау мәсьәләләре буенча кайнар телефон линиясе эшләде. Татарстанлыларның сорауларына «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Мәгариф һәм фән министрлыгы, яшьләр эшләре, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк филиалы, РФ Социаль фондының республика бүлекчәсе вәкилләре җавап бирде.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, мөрәҗәгатьләр нигездә балаларны мәктәпкәчә һәм мәктәп белем бирү учреждениеләренә кабул итү, күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм итү, ятим балаларны торак белән тәэмин итү проблемаларына кагылган. "Бүген опекуннан бер шалтырату булды, – дип белдерде Сәрия Сабурская. – Ул берничә бала тәрбияләп үстергән опекуннарны бүләкләү мөмкинлеге хакында сорау бирде. Әмма бездә мондый Дәүләт бүләге юк. Киләчәктә закон чыгару нисбәтеннән бу  мәсьәләне өйрәнәчәкбез”.

РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова социаль мөһим мәсьәләләр буенча кайнар линияләрне даими үткәрү идеясе биш ел элек, ул Дәүләт Советы депутаты буларак, «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсен җитәкләгән чорда барлыкка килүен ассызыклады.

"Кайнар линия – ул, беренче чиратта, депутатларның сайлаучылар белән бәйләнеше. Бу чишелеш таләп иткән кайнар сорауларны анализлау. Һәм бу, гомумән алганда, бүгенге заман чакыруы булган конкрет проблемалы нокталар буенча алга таба эш итү планы, – дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова. – Билгеле бер тематика буенча кайнар линияләр үткәрү күпкә нәтиҗәле, чөнки без профильле министрлыклардан һәм ведомстволардан конкрет белгечләрне чакырабыз».

Татьяна Ларионова әйтүенчә, кайнар линия шулай ук закон ориентирларын билгеләргә, теге яки бу мәсьәләне хәл итү өчен нинди закон үзгәрешләре таләп ителүен, ә нинди очракта норматив документлар кабул итү генә җитәрлек булуын ачыкларга мөмкинлек бирә.

Татьяна Ларионова ассызыклаганча, бүген балаларның җәйге ялы кебек үткен мәсьәләләр инде күтәрелми. Шулай да, тәрбиягә алынган гаиләләр белән бәйле сораулар актуаль булып кала.  “Тәрбиягә бала алган гаиләнең тормыш сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булсын өчен тагын бер кат нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер алышырга кирәк", - дип саный Дәүләт Думасы депутаты.

Кайнар линия кысаларында бүген гаилә туризмын үстерү мәсьәләләре дә күтәрелгән. "Гаилә туризмы, һичшиксез, камилләштерүне таләп итә, – дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова, – бүгенге көндә туристлык базалары бар,  туристлык объектлары кызыклы булган урыннарда да күп, әмма алар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен һаман да җайланып бетмәгән. Хәзер без сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен туристик мохитнең уңайлылыгы буенча яңа закон проектын эшли  башладык”.

Гаилә, аналарны һәм балаларны яклау буенча кайнар линия дүрт сәгать дәвамында эшләде. Бу вакыт эчендә Казан, Чаллы шәһәрләреннән, Лаеш, Нурлат, Сарман һәм Ютазы районнарыннан иллегә якын кеше мөрәҗәгать итте. Барлык сораулар да эшкә алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International