Евгений Варакин Югары Ослан районы башкарма комитеты башлыгы вазифасына рәсми рәвештә кереште

2024 елның 12 июле, җомга, 14:43

Евгений Варакин Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына рәсми рәвештә кереште. Мондый карар район Советының 48 нче утырышында җирле депутатлар тарафыннан бертавыштан кабул ителде. Аның эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, шулай ук Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов катнашты.

Евгений Варакин үзенең чыгышында хәл ителергә тиешле бурычларны һәм проблемаларны билгеләде. Аларның күпчелеген хәл итү буенча  ул инде җитәкче вазифаларын башкаручы статусында эшли башлаган. Өстенлекле бурычлар арасында: Урман Морквашы авылында су торбалары сузу, республика һәм федераль проектларда һәм программаларда катнашу, авыл хуҗалыгына ярдәм итү, сәнәгать паркларын эшләтеп җибәрү. Варакин аерым рәвештә махсус хәрби операциядә  катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Югары Ослан районы Башкарма комитетының яңа җитәкчесе Казанда, шулай ук Россиянең яңа территорияләрендә эшләү тәҗрибәсен кулланырга ниятли — соңгы ике елда Евгений Варакин Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә тыныч тормышны торгызу белән шөгыльләнде.

"Сезнең ярдәмегез, безнең халык һәм җирлек башлыклары – безнең команда ярдәме белән мин район файдасына  бөтен көчемне һәм мөмкинлекләремне куеп эшләргә әзер», — дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International