Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая белән очрашты

2024 елның 17 июле, чәршәмбе, 14:59

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ ФҖ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Очрашуда Татарстанның федераль программаларда катнашуы, республика икътисадына федераль акчалар җәлеп итү, шулай ук югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча максатчан укытуга кабул итүне оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, Ирина Яровая максатчан кабул итү һәм укыту механизмын камилләштерү өлешендә «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга кертелгән үзгәрешләр авторы.

Фәрит Мөхәммәтшин мәгариф турындагы Федераль законга тәкъдим ителгән үзгәрешләрнең вакытында кертелүен билгеләп үтте. Ул шулай ук игътибарны чит ил гражданнарының рус телен белү дәрәҗәсенә юнәлтергә кирәк дип санавын белдерде. Парламент башлыгы сүзләренчә, бүген Татарстанда 22 меңнән артык чит ил студенты белем ала. «Безгә Татарстанга укырга килүче чит ил студентларының рус телен белүе һәм рус телен өйрәнү буенча мәҗбүри башлангыч курслар узуы бик мөһим", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая илдә мәгариф системасын камилләштерү һәм яңарту процессын законнар белән тәэмин итүдә Россия һәм төбәк парламентлары депутатларының үзара хезмәттәшлегенең әһәмиятен аерым билгеләп үтте. Ул Җәйге кампус эшчәнлеген, шулай ук Татарстан җитәкчелегенең яшьләр белән эшен югары бәяләде. «Сез яшьләрне диплом еблән кызыктыруга түгел, ә һөнәр сайлауга юнәлдерүнең яхшы үрнәге булып торасыз, – дип ассызыклады Ирина Яровая. - Диплом алыргамы, әллә үзеңә ошаган һөнәр буенча белгеч булыргамы икәнен аңлау бик мөһим бит. Шуңа күрә безнең уртак бурыч – белгечләрне формалаштыру һәм өйрәтү».

Ирина Яровая Казанга эш визиты белән «Президент академиясенең Җәйге кампусы 2024» XII халыкара мәгариф форумында катнашу өчен килде. Ул форум быел республиканың Югары Ослан районында «Свияжские холмы» территориясендә уза.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International