Закон үз көченә керде

2024 елның 29 июле, дүшәмбе, 13:09

Июль аенда Дәүләт Советының бу чакырылышының соңгы – илле бишенче утырышында кабул ителгән яңа законнар үз көченә керә. Күпфатирлы йортларда урнашкан ресторан-барларда хәмер сату буенча яңа таләпләр закон кысасына салынды. Махсус инвестицион контрактларны үтәүдә катнашучы оешмалар өчен табышка салым ставкалары үзгәрә. Шулай ук җәмәгать урыннарында товар һәм хезмәтләрне ирексезләп таккан өчен административ җаваплылык кертелә. Яңа законнарга тәфсилләбрәк тукталып үтәбез.

Төнге сәгатьләрдә күпфатирлы йортларда хәмер сату чикләнә

«Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын  тану турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 59  номерлы Татарстан Республикасы Законы (1 статьясының 1,2 һәм 5 пунктларыннан тыш – алар 2025 елның 1 мартыннан гамәлгә керә) 26 июльдән үз көченә керде.

Законда билгеләнгәнчә, Татарстан территориясендә күпфатирлы йортларда һәм шул тирәдә урнашкан җәмәгать туклануы объектларында (рестораннардан тыш) 2025 елның 1 мартыннан 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькәчә хәмер сату рөхсәт ителмәячәк.

Моннан тыш законда күздә тотылганча, республика территориясендә фәкать ресторан, бар, кафе, буфет кебек җәмәгать туклануы объектларында гына (шул исәптән күпфатирлы йортларда һәм шул тирәдә урнашкан) сыра һәм сыра эчемлекләре, сидр, пуаре, медовуха сатыла.

Җәмәгать урыннарында хезмәтләрне ирексезләп таккан өчен административ җәза билгеләнә

 «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 56 номерлы Татарстан Республикасы Законы 6 августтан үз көченә керә.

Аның нигезендә, рөхсәтсез урыннарда күңел ачуга бәйле хезмәтләр  күрсәтүчеләргә җәмәгать урыннарында товарлар һәм хезмәтләрне кешеләргә ирексезләп таккан өчен административ җаваплылык каралачак. Биредә сүз, әйтик, зур курчак киемнәрендә, хайваннар белән фотога төшүне, шулай ук шәһәрнең ачык мәйданчыкларында башка хезмәтләрне тәкъдим итүчеләр турында бара.

«Халыкка бу хезмәтләрне еш кына ирексезләп тагалар, бәясен күпертәләр, – дип аңлатып үткән Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров. – Шәһәрнең тарихи өлешендә, аеруча Бауман урамында һәм башка әһәмиятле урыннарда мондый хезмәтләр күрсәтү Казанның дәрәҗәсен төшерә, республика башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар күңелендә тискәре хис-тойгылар калдыра».

Бу законы бер тапкыр  бозучыларга кисәтү яки 1,5 мең сум күләмендә штраф һәм аны бер ел эчендә кабат бозучыларга 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф күздә тотыла.

Әлеге административ хокук бозулар турында эшләрне җәмәгать судьялары карап тикшерәчәк.

Салымы кадастр бәясе буларак билгеләнүче күчемсез милек объектлары аныклана

 «Оешмаларның мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 66 номерлы закон 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Законда билгеләнгәнчә, гомуми мәйданы 1000 квадрат метрдан артып киткән административ-эшлекле үзәкләр һәм сәүдә үзәкләре, алардагы бүлмәләр өчен салым аларның кадастр бәясе күләмендә билгеләнәчәк.

Җөйсез корыч торба җитештерүчеләргә салым ташламалары

«Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына һәм «Махсус инвестиция контрактларында катнашучы оешмалар өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 62 номерлы Татарстан Республикасы Законы 26 июльдән үз көченә керде.

Законда, кимендә 50 миллиард сумлык капитал салып, инвестицион проектларны гамәлгә ашыручы җөйсез корыч торба җитештерүчеләр – махсус инвестицион контрактларда катнашучы оешмаларга салым ташламалары мөмкинлеген күздә тота. Әлеге оешмалар өчен үзләренең мөлкәтенә салымны исәпләнгән салымның 4,55 проценты күләмендә билгеләү һәм аларны Татарстан бюджетына күчерелергә тиешле табышына салым түләүдән азат итү каралган.

Милекчеләр күпфатирлы йортның төзеклеген тикшерүне мөстәкыйль хәл итә алачак

«Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 60 нчы закон 1 сентябрьдән үз көченә керә (1 статьясының 1 пунктындагы «б» пунктчасыннан һәм 2 пунктының «в» пунктчасындагы бишенче абзацыннан  тыш – алар быел 26 июльдән үз көченә кергән).

Документта күпфатирлы йортларның техник торышына тикшерү үткәрү мәсьәләләре һәм бу өлкәдә башкарма хакимият органнары вәкаләтләре җайга салына. Закон проектында билгеләнгәнчә, техник тикшерү нәтиҗәләре күпфатирлы йортны капиталь төзекләндерү вакытын үзгәртү турында карар кабул итү өчен мәҗбүри булып торачак. Мондый тикшерүне оештыру тәртибен, нәтиҗәләрен төбәк программасына үзгәрешләр кертелгәндә исәпкә алу тәртибен Татарстан Министрлар Кабинеты билгеләячәк.

Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктураны үстерү комитеты рәисе Андрей Егоров әйтүенчә, күпфатирлы йортка техник тикшерү уздыру – мәҗбүри түгел, ә ихтыярый эш. «Аны Хөкүмәт карары буенча, шулай ук милекчеләрнең үз теләге буенча үткәрергә мөмкин, – дип аңлатып үткән ул. – Техник тикшерү капиталь төзекләндерү фондлары акчасына башкарылмаячак. Тикшерү кемнең тәкъдиме буенча үткәрелсә, шул түләячәк. 

Ятимнәргә социаль ярдәм чаралары арттырыла

«Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 53  номерлы Татарстан Республикасы Законы 6 августтан үз көченә керә.

Законда ятимнәргә һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга федераль закон нигезендә бирелгән үз мөлкәтендәге йорты урнашкан җир кишәрлеген милеккә бушлай тапшыру каралган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International