Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Апас районында булды

2024 елның 2 августы, җомга, 21:02

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Апас районына барды, анда ул социаль объектларның эше, шулай ук урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.

«Апас-Мол» агрофирмасы кырларында Марат Әхмәтов район башлыгы Айрат Җиһаншин белән бергә комбайнчылар белән очрашты һәм урып-җыюда уңышлар теләде. Яхшы нәтиҗәләргә ирешкән комбайнчылар район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары шулай ук Каратун май-сөт комбинатында булды, анда сөт продуктлары җитештерүне карады, модульле китапханә хезмәткәрләре белән сөйләште, «Рухият» тәрбия үзәгендә һәм «Хәзәр»рухи-әхлакый үзәген карады.

Апас районының Каратун бистәсендә "Ура, авылга!" дигән проект уңышлы гамәлгә ашырыла. Яңа форматтагы җәйге лагерьлар республиканың Әлки, Апас, Арча, Балтач һәм Теләче районнарында оештырылган. Проект кысаларында районның өч авылында - Борнаш, Олы Бакырчы һәм Каратунда - көндезге лагерьлар эшләде.

"Ура, авылга!" Сабантуй милли бәйрәме белән тәмамланды, анда Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов һәм район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты. «Проект бик кирәкле булып чыкты, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов, - балалар да, ата-аналар да аны зур кызыксыну белән кабул иттеләр. Бу проектны киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк булачак».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International