Фәрит Мөхәммәтшин Казанда БРИКС саммитын әзерләү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

2024 елның 7 августы, чәршәмбе, 11:37

Бүген Хөкүмәт йортында Казанда узачак БРИКС саммитына әзерлек буенча республика оештыру комитеты утырышы узды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәргән утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Утырышны ачканда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, БРИКС илләре саммитына әзерлек кысаларында Казанда зур оештыру эше алып барыла, федераль министрлыклар һәм ведомстволардан коллегалар белән тыгыз элемтә урнаштырылган. Республикада әзерлекне, шул исәптән 14 эшче төркем эшчәнлеген координацияләүне вице-премьер - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров җитәкчелегендәге оператив штаб гамәлгә ашыра.

"Саммитка кадәр нибары ике ай ярым вакыт кала. Без әзерлек барышында финиш сызыгына чыктык. Барлык планлаштырылган чараларны да җайга салып һәм зур җаваплылык белән үтәргә кирәк. Төп буры - иминлекне тәэмин итү", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

XVI БРИКС саммиты Казанда 2024 елның 22-24 октябрендә узачак. БРИКС саммитына әзерлек кысаларында шәһәр һәм транспорт инфраструктурасын әзерләү, юлларны һәм инженерлык челтәрләрен ремонтлау, шулай ук шәһәрне төзекләндерү буенча зур эш алып барыла. Куркынычсызлык һәм террорчылыкка каршы саклану чаралары сизелерлек көчәйтелгән.

Рөстәм Миңнеханов кунакчыллык инфраструктурасын әзерләүгә, шулай ук кунакханә персоналын укытуга һәм аларның квалификациясен күтәрүгә аерым игътибар бирергә кушты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International