"Зөя таулары" комплексында тарихи автомототехника фестивале ачылды

2024 елның 17 августы, шимбә, 13:40

Бүген Югары Ослан районының «Зөя таулары» комплексында халыкара тарихи техника фестиваленә старт бирелде. Анда 300гә якын элеккеге автомобиль һәм мотоцикл тәкъдим ителде. Чара ел саен республикадагы «Авторетроклуб-21» иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән оештырыла. Катнашучыларны Татарстан Рәисе, парламент һәм республика хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы рәисе, «Авторетроклуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Фестивальнең рәсми ачылышына кадәр парламент башлыгы тарихи автомобильләрне һәм мотоциклларны карады, ретромашина хуҗалары һәм бәйрәм кунаклары белән аралашты. Фестивальдә Татарстаннан гына түгел Россиянең күп кенә төбәкләреннән тарихи автомобильләр яратучылар җыела. Быел Мәскәү, Самара, Саратов, Краснодар, Киров, Пермь, Екатеринбург, Ярославль, Сыктывкар, Чабаксар, Йошкар-Ола, Иваново шәһәрләреннән делегацияләр катнашты.

Гадәттәгечә, иң зур коллекцияләрне Биектау районыннан Александр Гнедин һәм Казаннан Александр Дорофеев тәкъдим итте. Кунакларда Ирбит мотомузееның автомобильләр коллекциясе һәм техникасы зур кызыксыну уятты. Аларның күбесе фестивальгә үзләре тарихи машиналарына утырып килә. Шундый кунакларның берсе Казахстанның Актүбә шәһәреннән, ул РАФ-2203 автомобиле белән килгән.

 "17 ел элек барлыкка килгән бу фестиваль бүген менә шундый зур вакыйгага әверелде, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - биредә үзебезнең техника һәм чит ил автомобильләре тәкъдим ителгән, катнашучылар саны елдан-ел арта. Алар тарихи техникага сакчыл мөнәсәбәттә, автомобильләрне торгызалар, ремонтлыйлар һәм шуның белән илебезнең машина төзелеше өлкәсенә ихтирам күрсәтәләр, моның өчен мин аларга рәхмәтле»

Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин безнең республиканың машина төзү юнәлешендә алга киткән төбәк булуына игътибар итте. "Татарстанда чыгарыла торган техникага базарда ихтыяҗ зур, техник һәм технологик яктан без үсештә",- диде ул.

Казанда үтүче тарихи техника фестивале Россия автомобиль Федерациясе (РАФ) ярдәме белән уза. Ачылу тантанасында ралли буенча комитет рәисе Игорь Сухов катнашты, ул ретро-раллиның баш судьясы булып тора. Ретро узышларга старт бирер алдыннан ретрофестивальдә катнашучыларга мөрәҗәгать итте. "Узган ел Россия автомобиль федерациясе икенче категорияле раллины торгызды, бу автотуризмга якынрак. Без, сезнең регионга мондый чараларны үткәреп, туристларны күбрәк җәлеп итү мөмкинлеге булсын дип тырышабыз, - дип сөйләде ул, - бүген без беренче тапкыр икенче категорияле раллины берләштердек, анда катнашучылар кызыклы объектларга бара,бу этапта катнашучыларның фотосурәтләренә карап төбәкнең сәнгать өлешенә бәя биреләчәк, ә күнегелгән ретро-ралли өлешендә катнашучылар үзара узышачак».   

Фестиваль кысаларында шулай ук ретро базар, «автосабантуй», машина йөртү осталыгы буенча конкурслар уза.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International