Фәрит Мөхәммәтшин: "Төп бурыч – сайлауны сыйфатлы, гадел һәм чиста уздыру"

2024 елның 20 августы, сишәмбе, 13:21

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе  Фәрит Мөхәммәтшин партиянең Генераль советы Секретаре урынбасары Александр Сидякин уздырган киңәшмәдә катнашты. Утырыш видеоэлемтә аша үтте, анда партиянең агымдагы эшчәнлеге, партпроектларны гамәлгә ашыру һәм төбәкләрдә сайлау кампаниясе мәсьәләләре каралды.

Александр Сидякин билгеләп үткәнчә, бүген бердәмроссиялеләрнең игътибар үзәгендә – Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм итү тора. Партиялеләр Курск өлкәсенә 800 тоннадан артык гуманитар ярдәм озаткан инде. Бу көнкүреш техникасы, азык – төлек, су, кием-салым, төзелеш материаллары, төбәктәге вакытлыча яшәү пунктларына ярдәм итү, торак йортларны торгызуда булышлык күрсәтү өчен кирәкле барлык кирәк-яраклар. Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм күрсәтүдә “Бердәм Россия» партиянең 60тан артык төбәк бүлеге, шул исәптән Татарстан да актив катнаша.  "Әлеге гуманитар миссия күпме кирәк булса, шулкадәр дәвам итәчәк», - дип ассызыклады Александр Сидякин.

Ул ил төбәкләрендәге партия активына Курск өлкәсендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча зур эш башкарулары өчен рәхмәт белдерде. Татарстанның ярдәмен аерым билгеләп үтте.  Александр Сидякин санкцияләрне катгыйландыру һәм СВО барган шартларда җәмгыятьне берләштерү кирәклегенә игътибар итте. 

Киңәшмәдә ил төбәкләрендә сайлау кампанияләрен уздыру мәсьәләләре аерым каралды. Исегезгә төшерәбез, 8 сентябрьдә республикабызда җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайланачак.

Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәгә йомгак ясап, сайлауны лаеклы, гадел һәм чиста итеп, закон нигезендә уздырырга кирәклеген ассызыклады. «Без финиш сызыгына чыктык, - дип билгеләп үтте парламент башлыгы, республиканың партия активына мөрәҗәгать итеп. – Сайлау катлаулы шартларда уза, безнең төп бурычыбыз – аны сыйфатлы итеп үткәрү, киләсе чакырылышта безнең фракциянең күпчелеген тәэмин итү».

Фәрит Мөхәммәтшин соңгы атналарда депутатларның сайлаучылар белән күп очрашулар уздыруын билгеләп үтте. «Без шәһәрләрдә, районнарда һәм авылларда халык белән күп аралаштык, кешеләр үз проблемалары һәм көнүзәк мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итә, - диде ул. - Бу гозерләргә мөмкин кадәр җаваплырак карарга, берсен дә игътибарсыз калдырмыйча, хәл итәргә булышырга кирәк».

Фәрит Мөхәммәтшин партиянең җирле бүлекчәләре сәркатипләре белән эшне көчәйтергә өндәде. «Бездә 2011 сәркатиб бар, бу зур көч, - диде ул. - Барысы белән дә эш алып барырга, даими элемтәдә булырга кирәк».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International