Рима Мөхәммәтшина мәктәптә туклануга карата ата-аналарның мөнәсәбәте яхшы дип саный

2024 елның 20 августы, сишәмбе, 21:01

Казанда ата-аналарның 98 проценттантан артыгы белем бирү оешмаларында туклану сыйфатын уңай бәяли. Бу хакта Дәүләт Советы депутаты, Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина «Татарстан - казанышлар Республикасы» матбугат конференциясендә журналистларга хәбәр итте.

Уку елы башланыр алдыннан «Адымнар»полилингваль комплексы журналистлар өчен махсус тур уздыру мәйданчыгы булды. Мәктәп директоры, Дәүләт Советы депутаты Айдар Шәмсетдинов матбугат вәкилләрен инновацион уку йорты бинасы белән шәхсән таныштырды. Каләм ияләре Дәүләт Советы депутаты Рима Мөхәммәтшина һәм ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары –  министрлыкның мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗиповка сораулар бирә алды.

"Узган уку елында бездә ата-аналар контроле журналына 19,8 мең язма теркәлгән. Аларның 98,3 проценты ризык белән тәэмин итүне уңай бәяли. 2019 елдан Казанның барлык мәктәпләрендә ата – аналар контроле системасы кертелде, ә 2021 елдан ул көндәлеккә әйләнде, һәм аны онлайн карап була», - дип сөйләде Рима Мөхәммәтшина.

Депутат әйтүенчә ата-аналар контроле журналы - ул әти-әниләрнең фикерләреннән тора. Алар мәктәпкә килгәч, ашханәгә кереп, андагы мохитне күреп, ризыкны кабып карагач үз тәэсирләре белән уртаклаша. Аерым алганда, алар ашханәдәге чисталыкны, ашамлыкларның сыйфатын, пешекчеләрнең тышкы кыяфәтен бәяли, шулай ук балалардан ризык ошыймы-юкмы дип сорыйлар", – дип ассызыклады Рима Мөхәммәтшина.

Рима Мөхәммәтшина Татарстан башкаласында 1 сентябрьдән 184 мәктәп рестораны эшләячәген белдерде. "Мәктәп рестораны - ул башка мохит. Бүген балалар стрессны күп кичерә. Аларга   төрле яктан мәгълүмат "ява", ә мондый ашханәләр булу алар ял итә алсын кирәк", – диде депутат.

Мәктәп рестораннарын яңа белем йортларында, шулай ук модернизация һәм капиталь ремонт ясалган учреждениеләрдә ачалар. Мәктәп рестораны форматы ул балага ризыкны сайлау мөмкинлеген бирә.

"Мондый сайлау алымы буенча туклану 79 сум тора. "Ирекле сайлау" менюсында бала йә десертка җиләк-җимеш, йә салат, йә аш сайлый ала. Икенче ризыкны сайлаганда ул балык, кош итеннән ризыклар сайларга мөмкин. Берничә төрле гарнир, пылау, итле бәрәңге бар", - дип билгеләп үтте Рима Мөхәммәтшина.

«Мәктәп рестораны» проекты 2013 елда старт алган. Казанда аз керемле гаиләләрдән булган өлкән сыйныф укучыларының 18% проценты шәһәр бюджеты хисабына бушлай туклана дип искәртте депутат. Мөмкинлеге чикләнгән мәктәп укучылары һәм СВОда катнашучыларының балалары бушлай туклана.

Ел саен республика бюджетыннан мәктәп ашханәләрен төзекләндерүгә һәм азык-төлек блокларын җиһазлауга 1 млрд сум бүлеп бирелә. 2021 елда Казан бу максатларга 300 млн сумга якын акча алган, 2022 елда -300 млн сум тирәсе, 2023 елда – 220 млн сум. Зур финанс кертемнәре таләп итә торган мәсьәләләр хәл ителгән. Бу, барыннан да элек, инженерлык челтәрләре, су, электр һәм төзелеш-монтаж эшләре, бизәү.  Хәзер Казанда 17 мәктәпнең азык-төлек блогы ремонтлана.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International