"Дуслык" татар милли җәмгыяте 35 еллыгын бәйрәм итә

2024 елның 18 августы, якшәмбе, 22:12

17 августта Әстерханда «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыятенең 35 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Республика җитәкчелеге исеменнән әстерханлыларны бу истәлекле вакыйга белән Дәүләт Советы депутаты, закон текстларының татар һәм рус телләрендә тәңгәллеген билгеләү буенча парламент комиссиясе рәисе Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре котлады.

1989 елда нигез салынган «Дуслык» җәмгыяте татар халкының милли мәдәниятен, телен һәм тарихын саклау һәм таныту юнәлешендә зур эш алып бара. Васыйл Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, бу еллар дәвамында оешма төбәктә татар мәдәниятенең йөрәгенә әверелгән, ул милләттәшләрне берләштерә, бердәмлек һәм үзара аңлашу мохите тудыра.

Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре кысаларында республика делегациясе шулай ук «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыяте оешмасында булдылар, анда активистлар белән очраштылар. Моннан тыш, татарстанлылар Әстерхандагы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.

Муса Җәлил һәйкәле Әстерханда 2017 елда «Россия даны аллеясы» проекты кысаларында куелган. Бөек шагыйрь һәм ватанпәрвәр шәхес истәлеген мәңгеләштерү тәкъдиме белән Әстерханның җәмәгать эшлеклесе Адилә Умерова һәм «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыяте активистлары чыккан иде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International