Лилия Маврина дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар үткәрде

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе, 11:54

Бүген Дәүләт Советында «Халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өлкәсендә хокукый гарантияләр билгеләүдә республика парламентының роле» дигән семинар узды. Анда республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципалитетлары вәкилләре – Казан федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «яшь хезмәткәр мәктәбе» программасы буенча квалификация күтәрү курсларында укучылар катнашты. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.

Лилия Маврина, яңа гына эшли башлаган муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, Дәүләт Советының иң ачык хакимият оешмаларыннан берсе булуын ассызыклады. "Без парламентта һәрвакыт сорау һәм тәкъдимнәрне тыңларга, уртага салып сөйләшергә әзер”, - диде ул.

Депутат әйтүенчә, үз эшчәнлекләрен алып бару дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрдән зур җаваплылык таләп итә. «Командада эшли белергә өйрәнергә кирәк, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Сәркатибе, - чөнки сез республика Рәисе командасы белән яңа, кызыклы һәм җаваплы хезмәт юлын башлыйсыз. Татарстанда барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары халык тормышын яхшырту өчен бербөтен булып, тыгыз хезмәттәшлектә эшлиләр».

Лилия Маврина курсларда укучыларга Дәүләт Советы, фракцияләр һәм депутат төркемнәре, профильле комитетлар һәм комиссияләр эшчәнлеге  турында сөйләде. Ул депутатларның вәкаләтләре, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү мәсьәләләренә аерым тукталды.

Семинар кысаларында парламент үзәге буйлап экскурсия оештырылды. Алар китапханәдә һәм парламентаризм музеенда булдылар.

«Яшь хезмәткәр мәктәбе» программасы буенча квалификация күтәрү курслары КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында инде 10 елга якын үткәрелә. Бу вакыт эчендә мәктәптә 2 меңнән артык кеше белем алган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International