Округларда депутатлар атнасы

2024 елның 23 августы, җомга, 09:30

Татарстан Дәүләт Советы депутатларының үз сайлау округларында эшчәнлеге  дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, белем бирү учреждениеләре тирәләрендә юл хәрәкәте иминлегенең тәэмин ителү-ителмәвен тикшерде, шулай ук республиканың шәһәр-районнарында укытучыларның август киңәшмәләрендә катнаштылар.

22 августта Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова Казан шәһәренең 82нче мәктәбендә булды. Белем йортының уку елы башлануга әзерлеген карады. Узган ел мәктәптә капиталь ремонт үткәрелгән, уку кабинетлары, коридорлар һәм спорт залы яңартылган.

 "Шәһәр һәм республика олимпиадаларында югары нәтиҗәләр күрсәтүче укучыларның уңышларын күрәм. Мондый балалар, һичшиксез, уңайлы шартларда белем алырга тиеш. Бүген химия кабинетына заманча химик савытлар, реактивлар һәм дидактик материаллар кирәк", - дип ассызыклады Ольга Воронова.

Депутат аз керемле гаиләләрдә үсүче беренче сыйныф укучылары белән очрашты.

Очрашу барышында шулай ук «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында ел саен уза торган турнир үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

22 августта Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин эш сәфәре белән Чүпрәле районында булды. Анда ул укытучыларның август киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәдә узган уку елына йомгак ясалды һәм яңасына максатлар куелды.

Конференция кысаларында депутат район мәгариф учреждениеләренең казанышлары күргәзмәсе белән танышты. Биредә гамәлгә ашырыла торган проектлар,  һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыклары турында мәгълүмат бирелгән иде.

Хәзер Чүпрәле районында 31 гомуми белем бирү учреждениесе эшли: 18 урта, 3 төп мәктәп, 2 филиал һәм 8 башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, шулай ук 19 мәктәпкәчә учреждение, Чүпрәле тармак технологияләре техникумы һәм «Талантлар планетасы» балалар иҗат йорты. Мәгариф өлкәсендә барлыгы 866 белгеч эшли.

Яңа уку елында районның мәгариф учреждениеләрендә 2 меңгә якын бала белем ала. Шуларның 130ы беренче тапкыр мәктәпкә бара.

21 августта Дәүләт Советы депутатлары Рамил Әхмәтов һәм Ольга Воронова Авиатөзелеш районындагы мәгариф учреждениеләре янындагы җәяүлеләр кичүләрендә куркынычсызлык шартларын бәяләде. Бу акция гадәттәгечә яңа уку елы башланыр алдыннан уза. Парламентарийлар мәгариф учреждениеләре янындагы юлларның  торышын тикшерә. "Гражданнарны кабул иткәндә алар юлларның сыйфатыннан канәгать булмауларын белдерә. Татарстанның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсеннән дә күрсәтмәләр килә. Хезмәттәшләребез белән бергә һәр мәсьәләне җентекләп карыйбыз. Урыннарга чыгабыз, вәзгыятьне өйрәнәбез, бәя бирәбез һәм алга таба катлаулы проблемаларны мөмкин кадәр тизрәк хәл итү өчен хакимият органнарына тиешле мөрәҗәгать юллыйбыз. Балалар иминлеге турында сүз барганда һәр нәрсәне җиренә җиткереп эшләү мөһим", - дип сөйләде Ольга Воронова.

 "Казан зурая. Объектларны төзекләндерү ул зур күмәк хезмәт һәм системага салынган эш. Безнең бурыч - баланың белем йортына кадәр имин барып җитүен тәэмин итү. Мәктәпләргә һәм бакчаларга юлларда тротуарлар төзергә, яктырткычлар һәм киртәләр куярга, асфальтны, юл билгеләрен яңартырга кирәк", - дип шәрехләде Рамил Әхмәтов.

16 августта Дәүләт Советы депутаты Мөслимә Латыйпова уку йортлары янында юл хәрәкәте иминлеген күзәтү буенча эшче төркем әгъзалары белән бергә Казанның Яңа Савин районы уку йортлары тирәсен карады. Җәяүлеләр өчен юл кичүләре, светофорлар, тротуарлар, юл хәрәкәте билгеләре һәм «зебралар» булуга аерым игътибар бирелде.

«Мондый акцияләр балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауда дәүләт системасының нәтиҗәле эшләвенә, шулай ук аларның иминлеген тәэмин итүгә ярдәм итә", - дип билгеләп үтте Мөслимә Латыйпова. Депутат сүзләренчә, балаларның мәктәпкә имин  юлы - ул иң беренче чиратта гамәлгә ашырылырга тиешле чаралар комплексы. “Без балаларның иминлеген мәгариф учреждениеләре биналарында гына түгел, аларның тирәсендә дә тәэмин итәргә тиеш", - дип йомгаклады Мөслимә Латыйпова.

21 августта Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев эш сәфәре белән Минзәлә районында булды, анда укытучыларның август конференциясендә, шулай ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясендә катнашты. Депутат өчен әлеге акциядә катнашу күркәм традициягә әверелде. Узган еллардагы кебек үк, ул балаларны һәм аларның ата-аналарын уку елы башлану белән котлады һәм беренче сыйныф укучыларына мәктәп портфельләре тапшырды.

20 августта Бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев Балтач районының иҗтимагый кабул итү үзәгендә  гражданнар белән аралашты. Төп тема мәгариф мәсьәләләре иде. Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры, Пижмар авыл җирлеге депутаты Рәниф Әхәтов мәктәпне капиталь ремонтлауда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Камил Ногаев бу мәсьәләне үз контроленә алды.

22 августта Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Әгерҗе районының Кичкетаң һәм Иске Чекалда  авыл җирлекләрендә халык җыеннарында катнашты. Халык белән очрашуда авыл җирлекләре башлыклары 2024 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр турында хисап тотты. Авылларда үзара салым программасы актив эшли. Җыелган акчалар еш кына су белән тәэмин итү каланчаларын ремонтлауга, урамнарны яктыртуга һәм башкаларга тотыла. Иске Чекалда авыл җирлегендә халык фельдшер-акушерлык пунктын ремонтларга кирәклегенә игътибар итте.

Бу атнада Дәүләт Советы депутатлары шулай ук Әтнә, Актаныш, Әгерҗе, Чирмешән, Теләче, Буа һәм республиканың башка районнарында узган педагогик конференцияләрендә катнашты. Аерым алганда, 22 августта Айрат Зарипов Әгерҗе районы педагогларының август киңәшмәсендә катнашучыларны сәламләде. Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Актаныш районы укытучылар җыелышында булды, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Яр Чаллы шәһәре мөгаллимнәрен яңа уку елы белән котлады, Бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев Әтнә районы укытучылары конференциясендә катнашты.      

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев бу атнада республиканың Теләче һәм Питрәч районнарында узган «Китап сөючеләр фестивале»ндә катнашты. Әлеге әһәмиятле мәдәни проект китап укуны популярлаштыруга, китапханәләргә мәдәни үзәкләр буларак игътибарны җәлеп итүгә, шулай ук китапханә хезмәткәрләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Фестиваль быел Татарстанның Түбән Кама, Теләче, Биектау, Әлмәт һәм Питрәч муниципаль районнарында узды.

"Сезнең хезмәтегез республикабызда мәдәният һәм мәгариф үсешенә зур  өлеш кертү ул, - дип ассызыклады Камил Садриев, китапханәчеләргә мөрәҗәгать итеп. - Сезнең профессиональ дәрәҗәдә үз эшегезне яратуыгыз китапханәләргә укучыларны күбрәк җәлеп итәргә булыша».



 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International