Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Территориаль төбәк бүлеге сәяси советы утырышы үтте

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе, 17:52

Россия Конституциясенә үзгәрешләр керткәндә РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасында яңгыраган тәкъдимнәренә таянырга кирәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Территориаль төбәк бүлеге сәяси советы утырышында әйтте.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин гамәлдәге Конституциянең төп нигезләмәләрен алыштыргысыз калдырырга кирәклегенә ышанган катнашучыларны хуплады. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән 1993 елда конституция комиссиясе әгъзасы булган ТР Дәүләт Советы Рәисе «гамәлдәге Конституциянең статуслы маддәләренең һәр сүзе тикшерелгән», юристлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән җентекләп фикер алышу узганына игътибарны юнәлтте.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, нәкъ менә гамәлдәге Конституция «Россия халыкларын берләштерде һәм илнең алга таба үсешенә ярдәм итте».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International