"Минем закон чыгару тәкъдиме" конкурсы игълан ителде

2024 елның 26 августы, дүшәмбе, 15:05

Мәгариф һәм фәнни оешмаларның "Минем закон чыгару тәкъдиме" Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Конкурс ел саен РФ субъектларының закон чыгару һәм башкарма органнары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар ярдәмендә уза. Конкурска документлар кабул итү 9 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, гаризаны шулай ук  оештыру комитетының рәсми сайтларына җибәрергә була. integraciya.org һәм nauka21.com.

Унтугызынчы мәртәбә уздырыла торган "Минем закон чыгару тәкъдиме" Бөтенроссия конкурсы 2006 елда Россия Дәүләт Думасы оешуга 100 ел тулу уңаеннан гамәлгә куелган иде. Анда РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары карамагындагы гомуми, өстәмә һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары катнаша ала. Конкурс сәяси партияләрнең, Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының кадрлар һәм идарә резервын тулыландыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Конкурсның йомгаклау туры 2024 елның 6-8 октябрендә Мәскәүдә узачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International