Фәрит Мөхәммәтшин 7нче шәһәр хастаханәсе базасында урнашкан перинаталь үзәктә булды

2024 елның 27 августы, сишәмбе, 13:23

Бүген Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башкаланың Марат Садыйков  исемендәге 7нче клиник хастаханәсе базасында урнашкан перинаталь үзәктә булды.

Республика парламенты җитәкчесе яңа гына бала тапкан яшь әниләрне һәм аларның гаиләләрен тормышларындагы бу мөһим вакыйга белән котлады.  Тантанада Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Казанның 7нче хастаханәсе баш табибы Артур Делян һәм баш табибның акушерлык һәм гинекология буенча урынбасары Татьяна Шиһабетдинова катнашты.

Балалар туу - зур бәхет, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, яшь әниләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, - алар акыллы һәм сәламәт булып үссеннәр". 

Дәүләт Советы рәисе билгеләп үткәнчә, республикада туучылар саны буенча хәл уңай. «Татарстанда ике, өч, дүрт балалы гаиләләр саны кимеми", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. "Балаларны исән-сау үстерегез һәм бәхетле итегез. Хәзер бу сезнең төп бурыч", - дип яшь әти-әниләргә теләкләр теләде ул.

Яшь әниләрнең берсе – Яшел Үзән районының Осиново бистәсеннән - Алена Сидорова. Ул бишенче тапкыр әни булды. Ире белән бергә алар дүрт ул тәрбиялиләр, хәзер кызлары туган. Ә Казанда яшәүче Айгөл Сафина ир бала тапкан, ул аларның тату гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән. Сафиннар гаиләсендә инде бер кыз һәм бер ул үсә, быел кызлары беренче сыйныфка укырга керәчәк.

Перинаталь үзәк - югары технологияле, заманча медицина үзәге. Ул быел февраль аенда ачылды. Монда 13 бала табу залы, 6 операция залы бар. Яңа туган балаларга кичекмәстән хиррурглар ярдәме кирәк булган очракта, операция ясау өчен бөтен мөмкинлекләр каралган.  

«Перинаталь үзәк гаилә елында ачылды, - дип сөйләде баш табибның акушерлык һәм гинекология буенча урынбасары Татьяна Шиһабетдинова, - быел Казанда туган 12 мең баланың 5965 безнең перинаталь үзәктә дөньяга килде».

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин әйтүенчә, узган ел абортлар саны сизелерлек кимегән. Бу профилактик эш нәтиҗәсе, диде ул. Әгәр моңарчы йөклелекне өзәргә дип килгән хатын-кызларның 30 проценты уеннан кире кайта торган булса, хәзер бу сан 60 процентка җиткән. Аборт ясатырга дип хастаханәгә килгән 10 хатын-кызның 6сы баласын төшертми, калдыра һәм аңа тормыш бүләк итә.

 


 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International