Валентина Матвиенко татарстанлыларны Республика көне белән котлады

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе, 08:02

Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко татарстанлыларны Татарстан Республикасы көне белән котлады. Россия парламентының югары палатасы җитәкчесе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга котлау телеграммасы юллады.

«Сезне һәм барлык республика халкын чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм, - диелә телеграммада. - Регион дәүләтебезнең индустриаль һәм фәнни-мәгариф потенциалын ныгытуга, гражданнар тынычлыгын һәм татулыгын саклауга лаеклы өлеш кертә, төп гомуммилли бурычларны хәл итүдә актив катнаша. Татарстанның бай тарихи-мәдәни мирасы республика башкаласы - меңьеллык Казанның гармонияле йөзендә ачык чагыла, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Зәй һәм башка шәһәрләрнең уникаль музей коллекцияләрендә тәкъдим ителгән, аларның елъязмалары гасырлар буена сузылган».

Валентина Матвиенко басым ясап әйтүенчә, бүген Татарстан динамик рәвештә үсә. "Эре инфраструктура һәм перспектив инвестиция проектлары уңышлы гамәлгә ашырыла, сәнәгатьнең инновацион югары технологияле тармаклары исемлеге киңәйтелә, - дип билгеләп үтте Федерация Советы башлыгы. - Республика, гадәттәгечә, үз территориясендә масштаблы спорт ярышлары, вәкиллекле форумнар, конгресслар һәм фестивальләр үткәрә. 2024 елда биредә, илебезнең төп чит ил партнерлары белән үзара файдалы хезмәттәшлеген тирәнәйтү максатында, XVI БРИКС саммиты узачак. Икътисады күбесенчә экспортка юнәлтелгән Татарстан өчен бу чара яңа сату базарларына чыгу, төбәкара багланышларны көчәйтү өчен менә дигән мөмкинлек булачак». 

Валентина Матвиенко Татарстанга иминлек һәм тагын да зуррак уңышлар теләгән.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International