Марат Галиев: "Салым салуның патент системасы үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады"

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе, 20:43

Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев «Татарстан – казанышлар республикасы» матбугат туры кысаларындагы матбугат конференциясендә кече бизнеска салымны гамәлдән чыгару проблемасын ничек хәл итүләрен һәм салым салуның башка системасына салмак кына күчү турында сөйләде.

Марат Галиев хәбәр иткәнчә, 2019 елда Россия Федерациясендә кече бизнеска «керемгә бердәм салым» дип аталган салымны гамәлдән чыгару планлаштырылган була.  Бизнес соравы буенча гамәлдән чыгаруны кичектерделәр, әмма 2021 елда карар тулысынча кабул ителә. Мондый карарның нәтиҗәләрен коронавирус пандемиясе тагын да авырайта.

"Салымны иң кирәкмәгән вакытта гамәлдән чыгардылар. Бизнес өчен бу катлаулы чор булды. Ул вакытта бизнес Татарстан Дәүләт Советына Сәүдә-сәнәгать палатасы аша мөрәҗәгать итте. Безгә салымны бетерү эшчәнлекнең күп төрләре өчен аяныч булуын  хәбәр иттеләр», – дип билгеләп үтте Марат Галиев.

Ул вакытта парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты әгъзалары салымның башка төрен – патент салымын үстерергә тәкъдим иткәннәр. Ул вакытта патент системасы бик аз гына үсеш алган була.

"Шартлы рәвештә әйткәндә, чәчтараш елына 100 мең сумга патент сатып алырга һәм башка бернинди дә салым түләмәскә мөмкин. Без бу эшчәнлек төренә ставкаларны салым күләме үзгәрмәслек итеп исәпләдек. Чиста арифметик рәвештә. Бу үзгәрешне бизнесменнар сизмәде дә дисәк була, чөнки барысы да уңышлы килеп чыкты, бизнесменнарның берсе дә вакытлы керемгә салымның юкка чыгуыннан зыян күрмәде. Патент аша, салымның башка төре аша, без ставкаларны үзгәрттек. Бүген мондый салым йөздән артык эшчәнлек төре өчен эшли", – дип белдерде депутат.

Марат Галиев шулай ук Татарстанның үзмәшгульләр өчен салым керткән сынау регионы булуын билгеләп үтте. Аны кушымта аша түләргә генә кирәк, ул эшчәнлекнең күп төрләренә күләгәдән чыгарга һәм ачыктан-ачык эшләргә мөмкинлек биргән.

Татарстанда «Татарстан – казанышлар республикасы» матбугат турлары сериясе тәмамланды. Соңгы чара Россиядә һәм БДБ илләрендә компрессор җиһазлары һәм сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен тулы комплектлы чишелешләр җитештерүче «Казанькомпрессормаш» компаниясендә узды. Завод үзәктән куыша торган, винтлы компрессорлар, газ суырткыч һәм турбодетандер агрегатлар һәм аларга запас частьләр җитештерә. Предприятие төрле елларда Восточный космодромында, «Сила Сибири» магистраль газүткәргечендә, бөтен Россия буенча нефть эшкәртү заводында эшләүче берничә мең берәмлек компрессор җиһазы чыгарылган.

Матбугат турлары кысаларында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары катнашында матбугат конференцияләре оештырылды, анда журналистлар сәнәгать, сәүдә һәм республиканың тышкы икътисадый эшчәнлеге, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, социаль ярдәм, мәгариф һәм экология темаларына сораулар бирә алдылар.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International