Казанда Республика көнендә бер үк вакытта 45 парның никахлары теркәлде

2024 елның 30 августы, җомга, 17:04

Татарстан Республикасы һәм шәһәр көнендә Казанда бер үк вакытта 45 яшь пар никахларын теркәде. Алар «Казан» Гаилә үзәге янындагы сәхнәдә туй балдаклары белән алмаштылар. Чара Гаилә елы кысаларында узды.

Яшь парларны алар өчен мөһим вакыйга белән туганнары һәм дуслары гына түгел, популяр артистлар да котлады. Алар ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыевадан хәер-фатиха алдылар.

"Бу вакыйга, һичшиксез, Гаилә елының якты бизәге булачак. Гаилә кыйммәтләре – җәмгыятьнең, дәүләтнең бүгенге һәм киләчәктә уңышлы үсешенең мөһим таянычы һәм нигезе. Гаилә – ул мәхәббәт, бер-береңә ышаныч. Сез иң нык никах үрнәге булырга тиеш", – дип мөрәҗәгать итте яшь парларга Марат Әхмәтов.

Аның әйтүенчә, Татарстан – үсеп килүче төбәк, анда яшьләр өчен күп нәрсә эшләнә. "Яшьләрнең планнарын һәм потенциалын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр бар. Шулай булгач, республиканың киләчәге сезнең кулларда! Сезгә Татарстанны тагын да үстерергә туры киләчәк, чөнки сез – безнең республиканың киләчәге», – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Ләйлә Фазлыева яшь парларны гаилә корулары белән котлады һәм бу чарада катнашучыларның барысы да зур бәйрәмнең бер өлеше була алулары өчен рәхмәт белдерде."Сезнең  бер-берегезгә карашыгызны, елмаюыгызны күрү бездә искиткеч хисләр тудырды. Бер-берегезгә карата бу мөнәсәбәтегезне саклагыз, гаиләләрегезне саклагыз һәм кадерләгез. Кадерле кызлар, сезнең янда булган ир-атларны кадерләгез, алар – сезнең гаиләгезнең таянычы. Кадерле ирләр, һәрвакыт истә тотыгыз, иң яхшы ирләр канатлар ярдәмендә барлыкка килә, ә бу канатлар – сезнең хатыныгыз",  – диде ул.

Вице-премьер шулай ук өч елдан соң Татарстан Республикасы көнендә «Казан» Гаилә үзәге янында очрашырга тәкъдим итте. "Ул көнне сезнең һәрберегез гаилә тормышы тәҗрибәсе белән уртаклашыр һәм инде  дөньяга килгән балаларын күрсәтер. Хәерле юл!" –  диде ул.

Россиядә 2024 ел РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә гаиләне яклау һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә сәясәтне популярлаштыру өчен Гаилә елы дип игълан ителде.

“Гаилә — ул дәүләт һәм җәмгыять нигезе генә түгел, бу рухи күренеш, әхлак нигезе", – дигән иде элегрәк дәүләт башлыгы.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International