Дәүләт Советы депутатлары Татарстан укучыларын уку елы башлану белән котлады

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе, 16:48

Дүшәмбе, яңа уку елының беренче көнендә, Дәүләт Советы депутатлары үз сайлау округларындагы мәктәпләрдә тантаналы линейкаларда катнашты, укытучыларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын Белем көне белән котлап укуларында уңышлар теләделәр.

Быел Татарстанда 516 мең укучы мәктәпкә укырга барды. 53 мең бала  өчен беренче кыңгырау чыңлады. Яңа уку елына Татарстанда 8 яңа мәктәп, 1 өстәмә корпус һәм ике балалар бакчасы ачылды. 3 мәктәп һәм 1 өстәмә корпус Казанда, 1 мәктәп Чаллыда, 2 мәктәп Биектау районында, 2се Лаеш районында урнашкан.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Чаллы шәһәренең 42 нче профильле яңа лицее ачылу тантанасында катнашты.  Лицей шәһәрнең иң яшь районында 65 комплекста бик кыска вакыт эчендә төзелгән. Биредә 1530 бала укый, 56 сыйныф бар. Белем йортында һөнәр сайлауга аеруча басым ясала, моның өчен махсус сыйныфлар һәм зоналар әзерләнгән, аларда укучылар үзләрен төрле юнәлешләрдә сынап карый алачак.

Яшел Үзәннең 4нче мәктәбендә Белем көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов булды. Ул укучыларга уңышлар теләде һәм укытучыларга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казанның 79нчы гимназиясендә һәм 187нче лицеенда тантаналы линейкаларда катнашты. Укучыларны һәм укытучыларны Белем көне белән котлап, депутат мондый матур шартларда балаларның яхшы белем һәм тәрбия алачагына ышаныч белдерде.

Яңа уку елы башлану уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасында Татарстан парламентының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты. Ул Әгерҗе районының Сарсак-Омга лицее укучыларын Белем көне белән котлады.

Чирмешән районына эш сәфәре барышында мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Ивашкино һәм Күтәмә авыл мәктәпләрендә тантаналы чараларда  булды, шулай ук райондагы аграр техникумның педагогик коллективы белән очрашты.

Баулының 5нче мәктәбе һәм Әтнә районының Күәм авылы мәктәбе укучыларын Белем көне белән бюджет, салым һәм финанслар комитеты җитәкчеләре Леонид Якунин һәм аның урынбасары Камил Ногаев котладылар.

Чаллы шәһәренең 1нче мәктәбендә тантаналы линейка социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашында узды.

Минзәлә шәһәренең сәнгать мәктәбе укучыларын яңа уку елы белән Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин котлады.

Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов Чаллы шәһәренең дүрт мәктәбендә - 18 һәм 24нче мәктәпләрдә, 26нчы гимназиядә һәм В.В. Давыдов исемендәге гимназиядә тантаналы чараларда булды. Депутат әйтүенчә бу уку йортларының һәрберсе үзенчәлекле. Быел алар ярты гасырлык юбилейларын бәйрәм итәчәк. «Моннан 50 ел элек яшь гаиләләре - КамАЗ төзүчеләре белән дан тоткан шәһәрдә киләчәккә йөз тотып мәктәпләр төзелгән,  - дип билгеләп үтте Илдар Шамилов, - бүген ел саен Чаллыда яңа мәктәпләр сафка басу, ул иртәгесе көнгә өмет һәм ышаныч булуын күрсәтә».

Белем көненә багышланган чарада Тәтешнең кадет мәктәбендә икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин катнашты. Быел генерал-майор Владимир Аверкиевич Хапаев исемендәге кадет интернат-мәктәбендә 131 бала белем ала.

Минзәлә шәһәренең яңартылган 2нче мәктәбендә экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев булды. Депутат укучыларны Белем көне белән котлады һәм мәктәпкә физкультура дәресләре өчен футбол туплары тапшырды.

Депутатлар Ринат Гайзатуллин һәм Шакир Яһудин катнашында капиталь ремонттан соң яңарган Буа шәһәренең 2 нче лицеен ачу тантанасы булдылар. Капиталь ремонт ясалган мәктәп заманча төс алды. Хәзер биредә 789 укучы белем ала.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International