Фәрит Мөхәммәтшин махсус операциядә катнашучыларга: "Сез-геройлар, сездән башка җиңү була алмый»

2024 елның 6 сентябре, җомга, 10:21

Белеп дәвалау, профессиональ медиклар, ә тагын җыр- биюләр һәм яхшы кәеф – болар барысы бергә Казандагы хәрби госпиталь пациентларына тизрәк терелергә ярдәм итә. Сугышчылар өчен оештырылган концертта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да булды. Парламент башлыгы махсус операциядә катнашучылар белән аралашты һәм аларның тизрәк савыгуларын теләде.

«Сездән башка җиңү булмаячак, без аның киләчәгенә ышанабыз"

Россия офицерлары һәм солдатлары — махсус операция зонасында  үз бурычларын батырларча һәм намус белән үтәүче чын геройлар Татарстан артистлары  Казан госпиталендә дәваланучы Ватан сакчыларының күңелен күтәрергә карар кылды – алар кунакка иҗади программа белән килделәр. Пациентлар янына Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев та килде. Шулай ук госпитальгә гуманитар һәм иганәчеләр ярдәме тапшырылды.

Россия Оборона министрлыгы хәрби госпиталенең актлар залында пациентлар һәм медицина персоналы җыелды. Хәрби госпитальдә дәваланучы һәм реабилитацияләнүче хәрбиләр өчен  концерт Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан оештырылган иде.

"Монда кемдер алган җәрәхәтләрдән соң ай ярым-ике ай дәвалана. Сездән башка җиңү булмаячак, без аның киләчәгенә ышанабыз, ул һичшиксез булачак. Сез үзегезнең батырлыгыгыз, кыюлыгыгыз белән үрнәк күрсәттегез", – диде Фәрит Мөхәммәтшин сугышчыларга.

Дәүләт Советы Рәисе Татарстанда контрактка кул кую өчен түләүләрнең 2 миллион сумга кадәр күтәрелүен дә искәртеп узды.

"Мин табибларга мөрәҗәгать итәргә теләр идем. Коллегалар, иң югары һөнәри осталыгыгызны, киң күңеллелек күрсәтегез",  –  диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның илдә беренче булып республиканың фронт яны төбәкләренә ярдәм күрсәтүен оештыручы вице-премьер вазыйфасын булдыруына игътибар юнәлтте. Татарстан даими рәвештә Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтә.  "Кешеләр Татарстаннан гуманитар ярдәм  алып килүләрен белгәч, шунда ук чиратка тезеләләр, чөнки иң тәмле чәкчәк бездә», – дип елмаеп өстәде Дәүләт Советы Рәисе.

«Бу хәлләр кагылмаган кешеләр юк"

Залдагы һәркем Ватаныбызның иминлеген тәэмин итеп, илне саклауга үз өлешен кертә. Шуңа күрә аларга ярдәм бик мөһим. Сугышчыларга ярдәмгә күпсанлы волонтерлар, бизнесменнар, эре предприятиеләр кушыла. Айдар Сәлимгәрәев журналистлар бергәлегенең дә читтә калмавы турында сөйләде. Моннан тыш, журналистлар шулай ук алгы сызыкта да эшлиләр.

"Мөгаен, бу хәлләр тегеләй дә, болай да кагылмаган кешеләр юктыр. Без хезмәттәшләр белән ничек катнаша алыр идек дип уйладык. Бездән конвертлар сатып алуны сорадылар. Документлар җибәрү яки туганнарга хат язу өчен алар бик күп кирәк икән. Мин андый проблема бардыр дип уйлламаган да идем. Сезнең сәламәтләнүегезне, сафка кайтуыгызны телибез. Персоналга зур рәхмәт, сез һәрвакыт зур кайгыртучанлык күрсәтәсез. Мөгаен, дөньяда табиблардан да яхшырак кешеләр юктыр",  –  диде матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.

Шулай ук ул Россия Оборона министрлыгының хәрби госпитале җитәкчелегенә хәрбиләр белән очрашу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерде.

Шуннан соң Фәрит Мөхәммәтшин госпиталь табибларына бүләкләр тапшырды.

Кунаклар госпитальдә дәваланучы сугышчыларга ТР медиа берләшмәсеннән 5 мең почта конверты салынган тартмаларны,  Татарстан бизнес-бергәлеге вәкилләре госпитальгә медицина кирәк-яраклары һәм тәм-томнар тапшырдылар.

Чарада рус халык биюе белән «Сәйдәш» бию театры, «Матушка земля» җыры белән Марина Карпова, «Һаман яратам» җыры белән Илшат Вәлиев һәм башка бик күп артистлар чыгыш ясады.

Бәйрәмне алып баручы илебездә бердәмлек, үзара ярдәмләшү, ватанпәрвәрлек  кебек кыйммәтләргә нигезләнгән бердәм җәмгыять барлыкка килүенә басым ясады. "Җәмгыять үзебезнең милли кыйммәтләрне һәм үзгәлегебезне саклау өчен берләште. Теләктәшлек үсеше мисалы Белгород һәм Курск өлкәләрендәге вакыйгаларга карата мөнәсәбәттә ачык күренә. Россиянең күп кенә төбәкләре террорчылык һөҗүмнәренә дучар булган урыннардан качакларны урнаштыра, гуманитар ярдәм җыя", – диде ул.

Махсус хәрби операция сугышчыларына гуманитар йөкләр җыю һәм җибәрү һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча хакимият һәм гражданлык җәмгыяте тарафыннан төрлечә ярдәм күрсәтелә.

Сугышчылар медперсоналның аларны дәвалауга чын күңелдән һәм кайгыртучанлык белән килүен расладылар. Казак кушаматлы сугышчы монда тәмле ашатуларын  әйтте. «Хәтта артып та кала, ашап бетермибез", – дип елмайды ул.

"Миңа 23 яшь, Мин Алексеевск районыннан, мине яз көне мобилизацияләделәр. Донецк юнәлешендә булдым. Штурм вакытында  яраландым. Бу әле февральдә иде, дрон-камикадзе очып килде. Корсагым яраланды, аягымда нерв өзелгән. Монда мин физиодәвәлану узам, тиздән операция ясаячаклар", –  дип сөйләде сугышчы.

Леший кушаматлы сугышчы тумышы белән Түбән Камадан. Ул үз теләге белән фронтка китәргә  җыенган булган, әмма  повестка ул военкоматка барганчы килгән. Егет Макеевка, Авдеевка авылларында сугышкан, махсус хәрби операция зонасындагы башка торак пунктларда да сугышларда катнашкан.

 "1 апрельдә яраландым, дрон очып килде. Бу госпитальдә мин дүрт атна ятам, миңа барысы да ошый: шәфкать туташлары әдәпле, яхшы ашаталар. Иртәгә мине чыгарачаклар, санаторийга тернәкләндерүгә барам. Ял итәм дә яңадан сафка басам. Мин ышанам: без җиңәчәкбез!", - диде көрәшче.

Субарь кушаматлы хәрби хезмәткәр Красноярскида туган, 2022 елның җәендә үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән.

"Авдеевск юнәлешендә, Запорожск юнәлешендә булдым. Башта артиллериядә хезмәт иттем, аннары штурмовикларга эләктем – анда мин февральдән бирле. Ярам авыр түгел, иңбаш сынган. 25 августта мин җәрәхәт алдым, 2 сентябрьдә инде монда идем. Дәваланудан соң миңа 30 көн ял бирәчәкләр, һәм яңадан фронтка китәчәкмен. Анда инде мин үземне өйдәге кебек хис итәм», – дип  елмайды сугышчы.

Пациентлар сөйләвенчә, артистлар аларга еш килә, аларны җыр-биюләре белән сөендерә. Волонтерлар да ярдәм итә, дәваланучыларга кирәкле бөтен нәрсәне китереп торалар. Сугышчылар яхшы мөнәсәбәт тиз савыгырга ярдәм итә һәм сугышчан рухны күтәрә, диләр.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International